Фазыл Фасиев
| Фазыл Фасиев | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Фазыл Салих улы Фасиев |
| Туган | 18 октябрь 1925 ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы Сугышлы |
| Үлгән | 29 октябрь 2016[1] (91 яшь) РФ, ТР, Казан |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты |
| Һөнәре | шәрыкъ телләре белгече |
| Эш бирүче | Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты |
| Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d] |
Фазыл Салих улы Фасиев — татар тел галиме, тәрҗемәче. Философия фәннәре кандидаты.
Ул 1925 елның 18 октябрендә Татарстанның Лениногорски районы Сугышлы авылында туа.
1943-45 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Каты яралана, бер елдан артык госпитальдә дәвалана.
1950 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм аспирантурага кабул ителә. 1955 елдан алып 1986 елга кадәр Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәре. 1964-65 елда Башкортстан дәүләт университетында эшләп ала.
Ул — татар әдәби теле тарихы, язма ядкарьләр теле һәм текстологиясе, шәҗәрә, генеология, кабер ташы язмалары, лексикология, лексикография, ономастика, тарихи география һ.б. өлкәләрдә зур эшчәнлек алып бара торган олпат галим.
1983 елда Татарстан китап нәшриятында Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» китабы басылып чыкты. Аның төп текстын (транскрипцияне) әзерләүче, кереш мәкаләне, искәрмә һәм аңлатмаларны, кулъязмаларның тасвирламасын язучы Фазыл Фасиев була. Бу хезмәтнең басылып чыгуы татар мәдәниятында зур бер вакыйга була.
1966 елда Мәскәүдә «Совет энциклопедиясе» нәшриятында 38 мең сүзне эченә алган «Татарча-русча сүзлек» басылып чыкты. Фазыл абый анда, “К” хәрефенә башланган сүз статьяларын язу белән бергә, сүзлекнең ахырында рус телендә “Татар теленең кыскача грамматик белешмәсе”н урнаштырган.
Галимнең дистәдән артык монографияләре, йөздән артык фәнни мәкаләләре тел белеменең алтын фондын тәшкил итә.
Басма китаплар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фасеев Ф.С. Старотатарская деловая письменность XVIII в. – Казань: Тат. кн. изд-во, 1982.