Фаиз Мөхәммәтшин
Фаиз Мөхәммәтшин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Фаиз Габдулла улы Мөхәммәтшин |
Туган | 10 ноябрь 1969 (53 яшь) СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижау |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | дин әһеле, мөфти |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Сайт | faiz1969 |
Фаиз Мөхәммәтшин, Фаиз Габдулла улы Мөхәммәтшин (1969 елның 10 ноябре, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижау) – ислам дин әһеле, Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе (2008 елдан), Удмуртия мөфтие.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1969 елның 11 ноябрендә ислам дин әһеле галәсендә туган. Әтисе Татарстанның хәзерге Әгерҗе районы Кырынды авылыннан Мөхәммәтша улы Габдулла хәзрәт Мөхәммәтшин (1929―2010) – 1989 елдан Ижау җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, Удмуртия мөфтие [1]. Урта мәктәпне тәмамлагач (1987), Фаиз Габдулла улы 1987-1990 елларда СССР Хәрби-Диңгез флотында К-204 атом су асты көймәсендә хәрби хезмәт үткән [2].
Беренче дини белемнәрен гаиләдә әти-әнисеннән алган. Аннан Ижауда җирле имамда укый. Казанда, аннары Ташкентта имамнардан белем алуын дәвам итә, экстерн рәвештә Яр Чаллы «Йолдыз» мәдрәсәсен тәмамлаган, Мисырда Әл-Әзһәр университетында һәм Согуд Гарәбстанында мәдрәсәдә укыган. 2001-2002 елларда Мәккә шәһәре (Сәүд Гарәбстаны) имамнар һәм вәгазьчеләр институтын яхшы билгеләргә тәмамлый [3]
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1990 елдан – 2нче санлы Ижау җәмигъ мәчетендә ислам дине нигезләре һәм гарәп теле укытучысы.
1994 елдан – Ижау җәмигъ мәчете имам-хатыйбы һәм Ижау шәһәре мәхәлләсе җирле мөселман дини оешмасы рәисе.
1996-2008 елларда – Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары.
2008 елдан – Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе[4].
Иҗтимагый эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Үзәк Диния нәзарәте каршындагы Югары аттестация комиссиясе (Уфа шәһәре) әгъзасы, Удмуртия Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Удмуртия Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы.
«Удмуртиянең 100 күренекле (йогынтылы) шәхесе» исемлегендә (ТОП-100) 67нче урында тора[5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2007 – Удмуртия Республикасы Президентының Рәхмәт хаты – Удмуртия Республикасында ярлыкауны тәэмин итү буенча нәтиҗәле эше өчен
- 2008 – Удмуртия Республикасы буенча Россия УФСИН идарәсе башлыгының Рәхмәт хаты
- 2009 – Удмуртия Республикасы эчке эшләр министрының Рәхмәт хаты
- 2011 – Удмуртия Республикасы буенча Россия Юстиция министрлыгы идарәсеннән Рәхмәт хаты
- 2012 – РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле М. В. Бабичтан Рәхмәт хаты
- 2022 – «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале [6]
Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Өйләнгән, 8 бала тәрбияли (2019 елда олы улына 23 яшь, төпчек кызына 6 ай булган)[7].
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ В последний путь. О первом муфтии республики Габдулле-хазрате. Региональное Духовное Управление Мусульман Удмуртии в составе Центрального духовного управления мусульман России г. Ижевск
- ↑ Фаиз Мухамедшин ВКонтакте
- ↑ Мухамедшин Фаиз Габдуллаевич. // Хайретдинов Д. (ред.) Ислам на Урале. Энциклопедический словарь. Серия Ислам в Российской Федерации. Москва-Нижний Новгород. ИД "Медина". 2009. - 479 с.
- ↑ Мухамедшин Фаиз Габдуллаевич. ММО Махалля Центральная мечеть г.Ижевска Удмуртской Республики
- ↑ ТОП-100 Влиятельных персон Удмуртии
- ↑ Мусульмане Удмуртии приняли участие во Всероссийском форуме татарских религиозных деятелей. Министерство национальной политики УР(рус.)
- ↑ Фаиз-хазрат: «Сейчас – лучший в истории России период для развития ислама».(үле сылтама) Удмуртская правда, 17.01.2019