Фаикъ Камал
| Фаикъ Камал | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Фаикъ Галиәсгар улы Камалетдинов |
| Туган | 24 июль 1919 РСФСР, Казан губернасы, Казан |
| Үлгән | 1941 ССРБ, РСФСР, Ростов-на-Дону |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | артист, язучы |
| Ата-ана |
|
Фаикъ Камал, Фаикъ Галиәсгар улы Камалетдинов (1919 елның 24 июле, РСФСР, Казан губернасы, Казан — 1941 ел, ССРБ, РСФСР, Ростов) — сугышка кадәр башлап язучы, Арчада район колхоз-совхоз театрында артист. Драматург Галиәсгар Камалның Бөек Ватан сугышында һәлак булган улы.
| Галиәсгар Камал нәселе фотосурәтләре. | |
| Галиәсгар Камал белән бәйле фотосурәтләр. | |
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1919 елның 24 июлендә Казанда драматург Галиәсгар Камал һәм аның икенче хатыны Әсма Мифтахетдин кызы Сәгъдиева гаиләсендә туган. Язучының икенче анадан туган беренче улы. Фаикъ Казан Сәнгатьләр техникумын тәмамлап, Арчада район колхоз-совхоз театрында артист булып эшли башлый. Язучылык эше белән дә шөгыльләнә. Замандашларының мәгълүматы буенча, Фаикъ Камалетдинов бик талантлы артист була һәм Камалларның актерлык династиясен дәвам итәчәк булган[1]. 1941 елда сугышка алына һәм Көньяк фронтның хәрби хәрәкәтләрендә катнаша. 1941 елның 17 ноябре — 2 декабрендә Дондагы Ростовны икенче кабат азат итү сугышларында[2] һәлак була.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Галиәкбәр Камалетдинов (әтисе ягыннан бабасы)
- Галиәсгар Камал (әтисе)
- Әнәс Камал (ата бер, ана икенче булган абыйсы)
- Зәйнәп Камалова (әтисенең бертуган сеңлесе)
- Камал I (Габдулла Камалетдинов) (әтисенең бертуган энесе)
- Камал II (Габдрахман Камалетдинов) (әтисенең бертуган энесе)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Әнәс Камал. Март бураннары. К.: ТКН, 1988 ел, 269нчы бит.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Фаикъ Камал | |||||||||
| |||||||||
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Галиәсгар Камалның нәсел-нәсәбе. «Сөембикә», 26.06.2017
- Галиәсгар Камал турында истәлекләр. Фотоархив. 2020 елның 21 февраль көнендә архивланган ТР милли китапханәсе
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Фаик Камалетдинов. 2022 елның 5 апрель көнендә архивланган Презентация «Галиасгар Камал»(рус.)
- ↑ Ростовская операция. 2019 елның 6 май көнендә архивланган Большая российская энциклопедия(рус.)

