Фаина Раневская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фаина Раневская latin yazuında])
Фаина Раневская
Туган телдә исем рус. Фаина Гиршевна Фельдман
Туган 27 август 1896(1896-08-27)
РИ, Дон гаскәре өлкәсе, Таганрог
Үлгән 19 июль 1984(1984-07-19) (87 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Күмү урыны Тын зираты[d]
Милләт яһүдә
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Мариинская гимназия (Таганрог)[d]
Һөнәре актриса
Эш бирүче Самат Оргын ис. Азәрбайҗан дәүләт урыс драма театры[d], Архангил драма тиятры[d], Смоленск дырам тиятры[d], Волгоград дәүләт яңа тәҗрибәи театры[d], Самат Оргын ис. Азәрбайҗан дәүләт урыс драма театры[d], Таһиров камера театры[d], Русия әрмесенең Үзәк академия театры[d], Маяковский театры[d], Моссовет ис. театр[d], Мәскәү драма театры[d], Моссовет ис. театр[d], Мосфильм[d] һәм Үзбәкфилм[d]
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Ленин орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены
ССРБ халык артисты РСФСР халык артисты РСФСР атказанган артисты Сталин премиясе Сталин премиясе Сталин премиясе

 Фаина Раневская Викиҗыентыкта

Фаина Раневская, Фаина Георгий кызы Раневская, Фаина Гирш кызы Фельдман (рус. Фаина Георгиевна Раневская, Фаина Гиршевна Фельдман, 1896 елның 15 (27) августы, РИ, Дон гаскәре өлкәсе, Таганрог1984 елның 19 июле, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — совет кино һәм театр актрисасы. ССРБ халык артисты (1961). Сталин премияләре лауреаты (1949, 1951, 1951). Чирек гасырга якын Мәскәүнең «Моссовет исемедәге театр»ында хезмәт итә. Псевдоним итеп А. П. Чеховның «Чия бакчасы» комедиясенең (1903) төп каһарманы булган алпавыт хатын Любовь Андрей кызы Раневская фамилиясен алган.
Матбугатта «XX гасырдагы бөек рус артистларының берсе», «Икенче план патшабикәсе» исемнәре белән телгә алына.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туган йорты. Таганрог

1896 елның 15 (27) августында РИ Дон гаскәре өлкәсенең Таганрог округы үзәге Таганрог шәһәрендә бай сәнагәтькәр, коммерсант, 1нче гилдия сәүдәгәре Гирш Хаим улы Фельдман (1863, Минск губернасы, Смиловичи — 1938 (?), Праһа) һәм мещанка Милка Рафаил кызы Заговайлова (1872, Витебск губернасы, Лепель - 1945) гаиләсендә туган. Бертуганнары: Лазарь (18971900), Яков, Рудольф (ак әфисәр, Ватандашлар сугышында һәлак булган), Бейла (Изабелла) (18921964). Таганрогта гаиләсе белән ике катлы үз йортларында яши. Фаина өй шартларында музыка, бию, чит телләр өйрәнә. Мария хатын-кызлар гимназиясендә укый. А. Ягеллоның (А. Н. Говберг) шәхси театр студиясендә шөгыльләнә.

1915 елда Мәскәүгә күчеп китә. Биредә Марина Цветаева, Осип Мандельштам, Владимир Маяковский, Василий Качалов белән аралаша. Театр студиясен төгәлләмәсә дә, күп театрларда хезмәт итә: (Мәскәү өлкәсе Малаховка дача театры (1915)), Киреч, Феодосия (19151916), Ростов-на-Дону (19161917), Акмәсҗит драма театры (19181924), Бакы эшче театры (19251927 һәм 19291931), Архангельск драма театры (1927), Смоленск драма театры (19271928), Сталинград драма театры (19281929), Мәскәү халык мәгарифе бүлеге театры (1924), Мәскәү камера театры (19311935), Кызыл Армия Үзәк театры (19351939), Драма театры (хәзерге Маяковский исемендәге театр) (19431949), А. С. Пушкин исемендәге театр (19551963), Моссовет исемендәге театр (19491955 һәм 19631984).

19391941 елларда — «Мосфильм» киностудиясенең, 19411943 еллардаТашкәнт киностудиясенең актрисасы.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кинодагы дебюты — 1934 елда Михаил Роммның Ги де Мопассан «Boule de suif» (тат. Кабартма) әсәре буенча куйган «Пышка» фильмында уйнаган Луазо ханым роле.

  • 1934 — Пышка — Луазо ханым
  • 1937 — Дума про казака Голоту — поп хатыны
  • 1939 — Ошибка инженера Кочина — Ида Гуревич, тегүче хатыны
  • 1939 — Подкидыш — Ляля
  • 1939 — Человек в футляре — гимназия инспекторы хатыны
  • 1940 — Любимая девушка — Маня, Добрякованың тутасы, бала тудыру йорты хезмәткәре
  • 1941 — Мечта — Роза Скороход
  • 1941 — Как поссорился Иван Иванович с Иваном Никифоровичем — Горпина
  • 1942 — Александр Пархоменко — тапёрша
  • 1943 — Новые похождения Швейка («Солдатская сказка») — Адель түтәй
  • 1943 — Родные берега («Три гвардейца» новелласы) — Софья Ивановна, музей директоры
  • 1944 — Свадьба — Настасья Тимофеевна, кәләшнең анасы
  • 1945 — Небесный тихоход — медицина профессоры
  • 1945 — Слон и верёвочка — әби
  • 1947 — Весна — Маргарита Львовна, эконом хатын
  • 1947 — Золушкаүги ана
  • 1947 — Рядовой Александр Матросов — хәрби табиб
  • 1949 — Встреча на Эльбе — миссис Мак-Дермот
  • 1949 — У них есть Родина — фрау Вурст — III дәрәҗә Сталин премиясе (1951)
  • 1958 — Девушка с гитарой — Зоя Павловна Свиристинская
  • 1960 — Осторожно, бабушка! — әби
  • 1960 — Драма (кыска метражлы) — Мурашкина
  • 1964 — Лёгкая жизнь — Маргарита Ивановна, ул ук «королева Марго», спекулянт хатын
  • 1965 — Первый посетитель — өлкән яшьтәге ханым
  • 1966 — Сегодня — новый аттракцион — Ада Константиновна Бранд, цирк директоры


Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фаина Раневская Бакыда. 1925

Театрда бергә эшләгән иптәше, КГБ үзләре белән хезмәттәшлеккә чакырса, «Төнлә, саташып, кычкыра торган гадәтем бар»,- дип әйтергә өйрәтә. Моссовет исемендәге театрның парторгы фиркагә керергә тәкъдим иткәч, Фаина Раневская: «Кая ди, күгәрченкәем, мин төнлә кычкырам»,- дип җавап биргән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Августта кабынган йолдызлар. Фаина Раневская. «Сөембикә», 2016 ел, август, 63нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]