Файл бәхәсе:Сәяси листовка.jpg

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәяси листовка.jpg latin yazuında])

Zahidulla әфәнде, бу чын реклама, минемчә моны бетерергә кирәк?--Ильнар Шайдуллов 10 окт 2010, 11:41 (UTC)[җавап бирергә]

  • Риза википедия урам баганасы түгел.
  • Каршы Әлбәттә, чын реклама! Мәкаләсе шуның турында бит. Дөресрәге бу- рекламаның мисалы, бүгеннән башлап аның бернинди дә әһәмияте юк. Сезнеңчә уйласаң реклама мәкаләсенә бернинди дә рәсем куярга ярамый, чөнки бу да, мәсәлән, реклама.--Илназ 11 окт 2010, 06:21 (UTC)[җавап бирергә]
Мин мәкаләгә рәсемнәр куюга каршы түгел, мин андый эшләрне хуплыйм гына. Тик бары шуны истә тотарга кирәк, Сез йөкләгән рәсем сәяси фирка рекламасы булып тора.Без менә шул файл белән менә шундый партия бар, менә шунда керегез дип эндәгән кебек булабыз. Бүген бар Русия, Татарстан бу халык талаучылардан туйган инде, шәхсән үзем дә.

Шуңа күрә мәкаләдә без искергән, бөтенләй әһәмиятен эчтәлеген югалткан рәсемнәр куярга тиеш.Дөрес, инглиз википедиясендә кока-кола рәсеме кулланылган, улда рекламага керә, ләкин анда кока-кола милли горурлык, БРФ Русиянең, бөтендөньяның һәм демократиянең хурлыгы

Мин дә ул сәяси оешма өчен бер дә җан атып тормыйм. Ләкин минем уйлавымча татар википедиясендә булдыра алган кадәр татарча мисаллар булырга тиеш. Татар телендә мисал буларак башка сәяси листовка табуы кыен бит. --Илназ 11 окт 2010, 14:28 (UTC)[җавап бирергә]