Эчтәлеккә күчү

Фаррухру Парса

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фаррухру Парса latin yazuında])
Рәсем
Ватандашлык  Иран
Туу датасы 22 март 1922(1922-03-22)
Туу урыны Ком (шәһәр), Иран
Үлем датасы 8 май 1980(1980-05-08) (58 яшь)
Үлем урыны Тәһран, Иран
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d] һәм смертная казнь[d]
Күмелү урыны Бехеште-Захра[d]
Һөнәр төре сәясәтче, табиб, феминист
Башкарган вазыйфа Member of the National Consultative Assembly[d] һәм министр образования[d]
Әлма-матер Тәһран университеты[d]
Сәяси фирка әгъзасы Растахиз[d]
 Фаррухру Парса Викиҗыентыкта

Фаррухру Парса (1922 елның 21 марты — 1980 елның 8 мае) — Иран сәясәтчесе, табиб, укытучы һәм 1968 елдан алып Иранның беренче хатын-кыз мәгариф министры. Ислам инкыйлабынан соң атып үтерелә.

Парса һәм башка феминистларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә илдә аерылышу процедурасы җайга салына һәм никах яше 18 яшькә кадәр арттырыла. «Гаиләне яклау турында» закон гамәлгә керә. Күп хатын-кызлар Фәррухру артыннан вазифалы эшкә баса. Революциядән соң никах яше унөч яшькә кадәр кире төшерелә, ә кызлар өчен җинаять җаваплылыгы яше — тугыз яшь (ир бала өчен ул ундүрт яшь булып кала)[1].

Фәррухру Парса 1922 елда Кум шәһәрендә туган. Аңа әтисе хөрмәтенә Фәррухру дип исем кушканнар[2]. Аның әнисе, Фәхре-Афаг Парса, Иранның беренче хатын-кызлар журналы «Джахан-е зен» (Хатын-кызлар дөньясы) мөхәррире хатын-кызларның белем алу хокукын яклаучы булган[3]. Шуңа күрә , 1921 елда ул һәм аның ире Фәррухдин Парса хөкүмәт тарафыннан Кумга сөргенгә җибәрелгән. Күп тә үтми, яңа премьер-министр Хәсән Мостуфи гаиләгә Тәһранга кайтырга рөхсәт итә. Фәррухру Парса медицина белеме алган, аннан соң Жанна д’Ар исемендәге мәктәптә биология укытучысы булып эшкә урнаша һәм анда булачак Иран императрицасын Фарах Дибены (Пәһләви) укыткан.

1963 елда Парса Иран парламентына сайлана һәм бер үк вакытта диярлек Мөхәммәд Риза Пәһләви исеменә Иран хатын-кызларына тавыш бирү хокукын таләп итеп петицияләр яза башлый. Бу барлык халык конституцион референдумыннан соң шул ук елда эшләнә Ул 1965 елдан Мәгариф министры урынбасары, ә 1968 елда Мәгариф министры. Мәгариф министры буларак, ул илдә мәктәпләр һәм университетлар төзи, ярлы гаиләләрдән булган кызлар һәм малайлар өчен белем алу мөмкинлеге бирә. Фәррухру шулай ук рухи мәктәпләр министрлыгына субсидияләр бүлә.

Иранның беренче хатын-кыз табибларының берсе, илнең беренче һәм соңгы хатын-кыз министры, 1980 елның 8 маенда, Парса Ислам революциясеннән соң атып үтерелә. Язмыш ирониясе буенча, Иран революциясенең актив шәхесләре Мөхәммәд Бәһешти, Мөхәммәд-Җавад Бахонар һәм Мөхәммәд-Али Редҗайи Парса ачкан Иран университетларында белем ала һәм аның ведомствоһы хисабына укыганнар. Аның рөхсәте белән министрлык Гамбург һәм Бахонарумда Бәһешти Ислам мәктәбен, ә Тәһранда берничә дини мәктәп ачу өчен акча бүлә. Иран инкыйлабы вакытында Фаррухру Парса башын яулык белән капламавы өчен тоткарланып, төрмәгә ябыла. Яңа хакимият тарафыннан чыгарылган хөкемдә ул «җирдә гөнаһ таратуда һәм Аллаһны кире кагуда» гаепле дип табылган. Балаларына язган соңгы хатында болай дип язган[3]:

« Мин табиб, шуңа үлемнән курыкмыйм. Үлем — бер мизгел генә һәм башка бер нәрсә дә түгел. Көчләп пәрәнжә белән капланган хәлдә ояланып яшәүгә караганда, ачык куллар белән үлем белән очрашырга теләр идем. Ярты гасыр ир-атлар белән хатын-кызлар арасында тигезлек өчен көрәшкәнемә тәүбә итүемне көткәннәргә буйсынмаячакмын. Япма киеп, үткәннәргә кире кайтырга әзер түгелмен. »