Эчтәлеккә күчү

Фарсы келәме

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фарсы келәме latin yazuında])
Фарсы келәме
Рәсем
 Фарсы келәме Викиҗыентыкта

Фарсы келәме (пехл. bōb, фарсы. Farš-e irâni; кайчагында фарсы. Qāli) — фарсы мәдәнияте һәм Иран дәүләте символларының берсе булган кулдан эшләнгән келәмнәрнең дөньяда иң танылган төрләренең берсе.[1][2]

Фарсыстанда келәм туку инде грек-фарсы сугышлары вакытында, Фарсы илендә Ахеменидлар династиясе идарә иткән чорда ук яхшы үсеш алган була. Антик чыганакларда Бөек Кирның пасаргададагы сарае келәмнәр белән бизәлгән, аларның гүзәллеге хәтта Александр Македонскийга да тәэсир иткән.

Сасанидлар династиясе чорында Хәсрәү I шаһ өчен чәчәк аткан бакча сурәте төшерелгән легендар «язгы» келәм ясала. Бу келәм, риваять буенча, Ктесифондагы (хәзерге Гыйрак территориясендә) Хәсрәү Сараеның төп залын бизәгән. «Язгы келәм» тарихта иң кыйммәтле келәм булган — ул гаять зур үлчәмнәре белән таң калдырган (122 метр озынлыкта, 30 метр киңлектә), һәм берничә тонна авырлыкта булган. VII гасыр уртасында, фарсыны гарәпләр басып алганнан соң, Гарәп сугышчылары келәм кисеп, аны намаз келәме итеп файдалану өчен үзара бүлешәләр.

XVI—XVII йөзләрдә сәфәүиләр династиясе чорында император мануфактуралары гаять зур идән келәмнәре ясаганнар. Гаҗәеп зурлыкларга карамастан(60 м2 га кадәр.) сыйфаты югары булып кала бирде.

Алай гына да түгел, бу чор Фарсы келәме тарихында «алтын гасыр» булып санала, ул вакытта техника армый-талмый камилләшкән, орнаментациянең үзенчәлекле принциплары барлыкка килгән, алар буенча теге яки бу келәмне ясаган шәһәрне яки остаханәне хатасыз билгеләргә мөмкин.

Осталар еш кына архитектурадан бизәк элементларын алганнар, мифик җәннәт бакчаларының планировкасын кабатлаганнар. «Чахар-баг» келәмнәре дүрт өлешкә дүрт җәннәт елгасы белән бүленә, үзәктә сәфәүиләр чоры Фарсы мәчетләрендә ритуаль юыну бассейннарын хәтерләткән сулык сурәтләнә.

Иранның Каспий буе өлкәсендә-Гилянда эшләнгән шәк Гилян келәмнәре аерым урын алып торган. Сәяхәтче Марко Поло хәбәр иткәнчә, генуэз сәүдәгәрләре анда махсус шәк алырга килгәннәр. Әмма Фарсы шәкчелегенең ватаны булып Мерв санала.

Шул ук исемдәге шәһәрдә ясалган ныклы йон Герат келәмнәре дә танылу алган. Мондый келәмнәрнең Сурәтләре күп кенә рәссамнарның, шул исәптән Рубенс һәм Ван дейкның картиналарында да бар.

Исфахан келәмнәрен җитештергәндә еш кына алтын һәм көмеш җепләр кулланылган. Шулай ук Наин, Шираз, Керман, Тәбриз келәмнәре дә билгеле булган.

1514 елда, Иранның Тәбриз шәһәрен басып алып, Госман гаскәрләре үзләре белән әсир келәм ясаучыларны һәм керамистларны алып китәләр. Аларның трофейлары арасында Фарсы осталары ясаган мәһабәт келәмнәр дә булган. Төрекләр фарсы келәмнәре продукциясенең сыйфатын бик тиз бәялиләр, һәм соңыннан бу һөнәр бөтен Кече Азиягә тарала.

XIX гасырга кадәр эшләнгән келәмнәр гаять зур коллекцион кыйммәткә ия, ә XVIII гасырдан алда ясалган келәмнәр һәрвакыт диярлек музей коллекцияләрендә була һәм аларны шәхси җыентыкларда очрату мөмкин түгел диярлек.

XIX гасырда, Каджарлар династиясе идарә иткән чорда (1779—1925) башта күрше илләргә, ә аннары Европага келәмнәр экспорты арта.

Мөселман илләренең келәм остаханәләрендә иң киң таралган эшләнмә — намаз-җанамази, саҗәт һәм намазлык. Бу зур булмаган, озынлыгы метр чамасы булган келәм, анда, кагыйдә буларак, арка — михраб сурәтләнгән. Намаз вакытында келәм арканың үзәге Мәккәдәге изге Кәгъбә юнәлеше булган кыйбла белән туры килерлек итеп түшәлә.

  1. Nouri-Zadeh, Sh. Persian Carpet; The Beautiful Picture of Art in History.
  2. Savory, R. Carpets, (Encyclopædia Iranica); accessed January 30, 2007.
  • Руденко С. И. По следам древних культур. М.:, — 1951.