Фазыл Фасиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фазыл Фасиев latin yazuında])
(Фасиев Фазыл битеннән юнәлтелде)
Фазыл Фасиев
Туган телдә исем Фазыл Салих улы Фасиев
Туган 18 октябрь 1925(1925-10-18)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы Сугышлы
Үлгән 2016(2016)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Һөнәре шәрыкъ телләре белгече
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d]

Фазыл Салих улы Фасиевтатар тел галиме, тәрҗемәче. Философия фәннәре кандидаты.

Ул 1925 елның 18 октябрендә Татарстанның Лениногорский районы Сугышлы авылында туа.

Ул — татар әдәби теле тарихы, язма ядкарьләр теле һәм текстологиясе, шәҗәрә, генеология, кабер ташы язмалары, лексикология, лексикография, ономастика, тарихи география һ.б. өлкәләрдә зур эшчәнлек алып бара торган олпат галим.

1983 елда Татарстан китап нәшриятында Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» китабы басылып чыкты. Аның төп текстын (транскрипцияне) әзерләүче, кереш мәкаләне, искәрмә һәм аңлатмаларны, кулъязмаларның тасвирламасын язучы Фазыл Фасиев иде. Бу хезмәтнең басылып чыгуы татар мәдәниятында зур бер вакыйга булды.

1966 елда Мәскәүдә «Совет энциклопедиясе» нәшриятында 38 мең сүзне эченә алган «Татарча-русча сүзлек» басылып чыкты. Фазыл абый анда, “К” хәрефенә башланган сүз статьяларын язу белән бергә, сүзлекнең ахырында рус телендә “Татар теленең кыскача грамматик белешмәсе”н урнаштырган.

Галимнең дистәдән артык монографияләре, йөздән артык фәнни мәкаләләре тел белеменең алтын фондын тәшкил итә.

Басма китаплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фасеев Ф.С. Старотатарская деловая письменность XVIII в. – Казань: Тат. кн. изд-во, 1982.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]