Фатих Кутлу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фатих Кутлу latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Фатих Кутлу - төрек тәрҗемәчесе, әдәбиятче, филолог, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркиядә туып-үскән. Әтисе ягыннан әбисенең әнисе Татарлы дигән авылдан. Әдип фикеренчә, авылның топонимик исеме тарихи яссылыкка белән мөнәсәбәт.

Алабуга дәүләт педагогика университетын тәмамлаган. Ул татар-инглиз теле бүлегендә укыган. Татар   теленә гашыйк булып, өйрәнә башлаган.     Диплом эшен Төркиядә яшәүче татарларның гореф-гадәтләрен, тел үзенчәлекләрен өйрәнеп язган. Бик күп еллар Татарстанда яшәп, телне үзләштерү,  сеңдерү  бәхетенә ирешеп, үзенең киләчәк эшчәнлеген татар теле, әдәбияте белән бәйли.

Татар кызына өйләнеп, тормышын Татарстанда корган.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче, филолог, язучы  Фатих бәй Кутлу татар язучыларының әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итү белән 7 елдан артык шөгыльләнә.[чыганагы?]

Тәрҗемәче-язучы шушы еллар эчендә 10нан артык хикәя һәм күренекле  язучыбыз Аяз  Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” повестен төрек теленә тәрҗемә итеп, бастырып чыгарган. “Өч аршын җир” төрек укучысы тарафыннан аеруча  яратып кабул ителгән,  әсәрнең беренче басмасы тиз арада сатылып та беткән. Хәзер инде аны 3 нче тапкыр бастырып чыгарганнар. Шунысын да әйтик, Төркиядә бу повесть төрки телләрдән төрекчәгә иң яхшы тәрҗемә буларак та билгеләп үтелгән.


Классикларыбыз Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», «Матурлык», Шәриф Камалның «Буранда» әсәрләрен, Разил Вәлиев шигырьләрен төрекчәгә уңышлы тәрҗемә итеп бастырды. 2005 елда Төркиянең "Замбак" нәшрияте үтенече буенча өч дус, татар хикәяләрен сайлап тәрҗемә итеп, "Васыять" дигән китап чыгарды. Анда Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять", "Матурлык", Шәриф Камалның "Буранда", "Уяну" дигән хикәяләрен тәрҗемә иткән иде. Тагын 2 елдан төрек телендә "Зәңгәр сагыш" дигән шигырь китабы да дөнья күрде. Басмага шагыйрь Разил Вәлиевнең 60 шигыре керде.


Аннары инде 2008 елда "Бәнгү" нәшриятендә Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" повесте басылып чыкты[2]. Төркиядә тәрҗемә әсәрләремнең зур яңгыраш алуы мине канатландырып, дәртләндереп җибәрде. 2008 елда Аяз аганың "Җомга көн кич белән" әсәрен тәрҗемә итә башлаган иде. Ул да 2013 елда "Бәнгү" нәшриятендә китап булып чыкты. Бу басмаханә кардәш халыкларның әдәбиятен дөньяга танытуны максат итеп эшли.

Алар соравы буенча хәзерге татар әдәбиятеннән 10 хикәя һәм повесть тупланган "Тавышсыз курай" (Sessiz kuray) исемле җыентыкны әзерләп бастырырга да насыйп булды. Аннары Рабит Батулланың "Алып батыр маҗаралары"н тәрҗемә итәргә теләгән иде. Бу морадына да иреште. Соңгы иҗат җимеше - балалар өчен хикәяләр җыентыгы. Ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан тәкъдиме белән эшләнде. Анда ХХ гасыр башында туган яки иҗат иткән 14 авторның 17 хикәясе керде.

Төркиядә татар әдипләре әсәрләренең барысын да яратып укыйлар. Фатих Кутлу тәрҗемә иткән повесть-хикәяләре арасында Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять", Миргазиян Юнысның "Безнең өй өянкеләр астында иде" , Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир", "Җомга көн кич белән", Марсель Галиевнең "Ана", Рабит Батулланың "Алып батыр маҗаралары" повесть-хикәяләренә игътибар зуррак булды кебек. Әйтик, "Өч аршын җир"не әдипләрнең дә, гади халыкның да ябырылып укуы зур шатлык булды.

Бер үк вакытта татар укучыларын төрек әдәбияты үрнәкләре белән дә таныштырып тора.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фатих Кутлу: татарга да тылмач кирәк // Мәдәни җомга
  2. Фатих Кутлу: Күңелләрдә яз дәвам итсен // Мәдәни җомга - 26 апрель, 2014 ел.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кулланылган әдәбият исемлеге:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]