Фатих Кәрими

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фатих Кәрими latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фатих Кәрими
Fatih Karimi.jpg
Туган телдә исем Фатих Гыйльман улы Кәримов
Туган 30 март 1870(1870-03-30)
Миңлебай авылы, Бөгелмә өязе (хәзерге Әлмәт районы)
Үлгән 27 сентябрь 1937(1937-09-27) (67 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Яшәгән урын Кече Черкизово урамы[d], Мәскәү[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе
Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg ССҖБ
Һөнәре язучы
Ата-ана

Фатих Гыйльман улы Кәрими — күренекле татар язучысы, нашир, журналист, җәмәгать эшлеклесе. «Фатих Кәрими басмаханәсе» идарәчесе.

1870 елның 30 мартында Бөгелмә өязенең (хәзерге Әлмәт районы) Миңлебай авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне әтисе җитәкчелегендә өйдә ала. Чистайның «Кәмәлия» мәдрәсәсендә, аннары ике еллык училищеда укый. 1892 елда Төркиягә (Истанбул) укуны дәвам итү өчен китә. Анда төрек һәм Аурупа телләрен өйрәнә. Фатих Кәриминең гарәп, фарсы, төрек, француз телләрен белүе билгеле.

Кайткач, 1896-1898 елларда Ялтадагы мәдрәсәдә укыта. 1899 елда Аурупа дәүләтләрендә сәяхәт итә. Шул ук елның июлендә гаиләсе белән Ырынбурга күченә. 1900 елда «Кәримов, Хөсәенов һәм К°» иптәшлеге хуҗасы (1902 елдан) Фатих Кәрими Санкт-Петербургта Ильяс Бораганскийның «Көнчыгыш» типолитографиясендә стажировка үтә[2]. 1902 елда әтисе вафат була, һәм Фатих Кәрими аның типографиясендә китап бастыру эше белән шөгыльләнә.

Октябрь инкыйлабыннан соң да ул матбугат эшеннән аерылмый. 1925-1937 елларда Мәскәүдә СССР Халыклары Үзәк нәшриятында эшли. Кулга алынганчы Нәриманов ис. Шәрык институтының төрек теле укытучысы булып эшли.

Фатих Гыйльман улы Кәрими 1937 елның 4 сентябрендә Мәскәүдә кулга алына, 27 сентябрьдә төрек шпионы буларак хөкем ителә, шул ук көнне атып үтерелә.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның «Бер шәкерт илә бер студент» дигән беренче хикәясе 1899 елда дөнья күрә. Шуннан соң ул «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәдрәсәсендә укуы», «Гали хәлфә», «Солтанның гыйшкы», «Телсез хатын», «Хыялмы, хакыйкатьме», «Салих бабайның өйләнүе» һ. б. хикәяләр, «Мирза кызы Фатыйма» исемле повестен яза.

Фатих Кәриминең «Аурупа буйлап сәяхәт», «Төрек хатын-кызлары», «Мәрхүм Гыйльман ахун», «Төрлесеннән» һәм «Константинопольдән хатлар» дигән библиографик хезмәтләре дә бар.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елның 17 сентябрендә туган авылында мемориаль музей ачыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://mos.memo.ru/shot-72.htm
  2. Фатих Карими. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ