Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова
Фатыйма Ваһапова-Нәүрүзова.jpg
Туган телдә исем Фатыймаи-Фәридә Мортаза кызы Ваһапова-Нәүрүзова
Туган 1889(1889)
РИ, Казан губернасы, Чистай өязе, Чистай
Үлгән 16 февраль 1914(1914-02-16)
РИ, Самар губернасы, Бөгелмә өязе, Кәрәкәшле
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Һөнәре журналист, укытучы, мәгърифәтче, публицист, мөхәррир, татар феминизм эшлеклесе
Ата-ана
  • Мортаза Ваһапов (әти)
  • Фатыйма Ваһапова (әни)

Фатыймаи[1]-Фәридә Мортаза кызы Ваһапова-Нәүрүзова (Фатыйма[2]-Фәридә Мортаза кызы Ваһапова-Нәүрүзова) (1889, РИ, Казан губернасы, Чистай өязе, Чистай1914 елның 16 феврале, Кәрәкәшле, Бөгелмә өязе, Самар губернасы, РИ) — беренче татар хатын-кыз журналистларыннан[1]; укытучы, мәгърифәтче, публицист, мөхәррир, феминизм эшлеклесе[3].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чистайда 1889 елда туган. Сәүдәгәр Мортаза Ваһаповның бердәнбер кызы була. Башлангыч белемне Фатыймаи-Фәридә абыстайга йөреп ала. Бу вакытта күршедә яшәгән, Русия күләмендә мәшһүр ишан Мөхәммәд-Закир Камаловның улы Ибраһим үз сеңелләренә өйләрендә дәресләр бирә башлый. Фатыймаи-Фәридә да аларга кушыла. Әл-Әзһәр (Каһирә) университетында укыган Ибраһим Камалов яхшы белемле булган, традицион фәннәрдән тыш ул кызларга география, биология, тарих укыткан. Фатыймаи-Фәридә үзе укыган вакытта ук, Чистай кызларын укыта башлаган. Укып бетергәч, Фатима Истанбулга сәяхәт итә, анда Истамбулның бай китапханәсенә йөреп белемен тирәнәйтә,Төркия хатын-кызлар хәрәкәте җитәкчеләре феминистлар белән очраша.

1907 елда Ваһаповларның гаиләсе Кәрәкәшлегә күченә, анда Фатыймаи-Фәридә Вәһапова кызлар мәктәбен ача. Башта эш бик авыр бара - җирле абыстай кызларның дөньяви дәресләр алып «шайтан юлына» басуына ризалык бирми. Әмма Фатыймаи-Фәридә һәм аның ярдәмчесе авыл халкын ышандыра алдыралар. Мәктәп кызлар белән тула.[2]

Яшь укытучы көненә җидешәр-сигезәр сәгать мәктәптә үткәрә. Дәресләрдән соң хатын-кызларга китаплар укый, алар белән әңгәмәләр үткәрә, балалар тәрбияләү буенча киңәшләр бирә. Аңарда укыган кызларны ул укытучылар өчен мәктәпкә укырга әзерли. Кызларга белем бирүне дәвам итәргә мөмкинлек булсын өчен, бу кызларның әти-әниләрен аерым үгетләргә туры килә. Шул ук вакытта ул үз мәкаләләрен татар матбугатында бастыра башлый.[4] Ул шулай ук шигырьләр дә яза. Фатиймаи тарафыннан Казандагы әдәби кичәсендә укылган «Хатын дөньясы» шигыре Фатих Әмирханга зур тәэсир калдыра.

Томскидагы хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1908 елда ул журналист Вәгыйзь (Мөхәммәтвәгыйзь) Нәүрүзевка кияүгә чыга. Алар бергә Томскка күченәләр. Бу күченүнең сәбәбе ир белән хатынның Себердә татарлар арасында хатын-кызлар хәрәкәте үсешенә ярдәм итү теләге була.[2] Башта алар ире белән 1910 елда Омскида «Мәдәният» дип аталган әдәби журнал чыгарырга телиләр, әмма аларга рөхсәт бирмиләр. Аннан шул ук елны Томскида «Мәгыйшәт» дип аталган журнал чыгарырга уйлыйлар, монысына да рөхсәт ала алмыйлар.[5] Бары тик 1912 елның февраленнән Фатыймаи-Фәридә акчаларына,[6] Вәгыйзь Себердә беренче татар гәзите - Сибирия басмасы оештыра. Гәзитнең даими рубрикасы «хатын-кызлар дөньясында» булган, ул гәзитнең беренче һәм икенче битләрен били. Бу рубриканың редакторы Фатыймаи була. Гәзит битләрендә хатын-кызлар хокуклары һәм хатын-кызлар белеме мәсьәләләре күтәрелә. Публицистик мәкаләләре белән Фатыймаи-Фәридә татар хатын-кызларын рухи бәйсезлеккә, искелеккә каршы актив көрәшкә чакыра. Гәзитнең даими авторы танылган хатын-кызлар хокуклары көрәштәше Маһруй Мозаффария була. Соңрак Фатыймаи үзенең гәзитнең мөхәррире һәм нәшире була.[7] Бу аны татар матбугаты тарихында беренче хатын-кыз-мөхәррире итә. Хакимиятләргә каршы тору һәм акча җитмәү сәбәпле,[8] гәзит 1913 елның 31 августында ябыла.

Фатыймаи Томск әдәби түгәрәгендә катнаша. Томскида ул шулай ук кызлар өчен мәктәп булдырган. Бу шәһәрдә кызлар өчен беренче җәдит мәктәбе була.[8]

Соңгы ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1913 елда Фатыймаи ире белән Өфегә күчеп китә. Анда алар «Тормыш» гәзитен чыгара башлыйлар. Яңа гәзиттә Фатыймаи да хатын-кыз рубрика мөхәррирлек кылы. Әмма ел азагында ул ирен ташлап китә һәм улы белән әти-әнисенә авылга кайта. Тикшеренүчеләр аерылышуны Вәгыйзь Нәүрүзевның «охранка» (сәяси полиция) яшерен агенты булуы белән бәйлиләр.[9]

Бу вакытта Фатыймаи-Фәридә туберкулез белән бик каты авырый. 1914 елның 14 февралендә ул, бары 25 яшендә, вафат була. Үзенең бөтен акчасын Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова Кәрәкәшледагы үзе нигезләгән кызлар мәктәбе өчен бинаны төзергә васыять итте. Авылга җирләүгә меңләгән ватандашлар килгән. Мең ярымнан кадәр кайгы уртаклашу белән хатлар Сөембикә журналы редакциясенә генә килделәр. Некрологлар татар телендә генә түгел, рус телле[10] һәм төрек матбугатында да басылган. Фатиманың калган акчасы мәктәп төзү өчен җитмәгән, ләкин акча аның ихтыярын үтәү өчен татар җәмгыяте тарафыннан җыелган.[2]

Әдәбиятта чагылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәрәкәшле авылы мәктәбендә мемориаль такта урнаштырылган.[11] Тик тарихчыларның тәкъдимнәренә карамастан,[2][12] мәктәпкә мәгърифәтченең исеме бирелмәгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997 ел, 52нче бит.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Тәэминә Биктимирова. Татар мәгарифенең гүзәл энҗесе - Фатыйма-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова.
  3. Габдрафикова Л. Р. Татарское буржуазное общество: стиль жизни в эпоху перемен (вторая половина XIX -начало XX века). Казань: Татарское книжное издательство, 2015. б.285. ISBN 978-5-298-03001-4
  4. Татарские просветительницы. Часть I: Фатима-Фарида
  5. Томскида Фатыймаи-Фәридә эзләре
  6. Мунира Абсолямова Просветительницы
  7. Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание / Сост. и науч. ред. Р.А.Айнутдинов, З.З.Гилазев. – Казань: Изд-во Академии наук РТ, 2017.– 200 с. ISBN 978-5-902375-22-7 б.100
  8. 8,0 8,1 Волкова В. Н. Книга и чтение на пересечении эпох и культур: из века XIX в век XXI. (Сибирские наблюдения). Новосибирск: ГПНТБ СО РАН, 2009. б. 90. ISBN 978-5-94560-160-4
  9. Габдрафикова Л. Р. Татарское буржуазное общество: стиль жизни в эпоху перемен (вторая половина XIX -начало XX века). Казань: Татарское книжное издательство, 2015. б.286. ISBN 978-5-298-03001-4
  10. Рузилә Мөхәммәтова Татарда беренче «Милләт аналары» журналистлар булган – галимә Альта Мәхмүтова
  11. Просветитель Фатыйма-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова
  12. Фәрдия Хәсәнова Әлмәтнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Урыссуда эшлекле сәфәрдә булды