Фатыйма Мохтарова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фатыйма Мохтарова latin yazuında])


Фатыйма Мохтарова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Фатыйма Саттар кызы Мохтарова

Туу көне

26 март 1893(1893-03-26)

Туу урыны

Персия, Урмия

Үлү көне

19 октябрь 1972(1972-10-19) (79 яшь)

Үлү урыны

СССР, Азәрбайҗан ССР, Баку

Җирләнгән:

Бакуда II Шәрәфле җирләү аллеясе[d]

Эшчәнлек еллары

1911 – 1958

Дәүләт

Иран Иран
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР

Һөнәрләр

опера җырчысы, педагог

Моң

меццо-сопрано

Жанрлар

опера, классика, халык җырлары, чегән романслары

Псевдонимнар

Катя Мухтарова

Коллективлар

Зимин театры
Азәрбайҗан опера һәм балет театры

Бүләкләр

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены Азәрбайҗан ССР халык артисты - 1940

Фатыйма Мохтарова, Фатыйма Саттар (Аббас) кызы Мохтарова (әзери. Fatma Muxtarova, 1893 елның 14 (23) марты, Персия, Урмия1972 елның 19 октябре, СССР, Азәрбайҗан ССР, Баку) – азәрбайҗан совет җырчысы (меццо-сопрано)[1], Грузия ССР атказанган (1936), Азәрбайҗан ССР халык (1940) артисты[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1893 елның 14 (23) мартында (вариант: 1898 елда) [3] Персиянең (хәзерге Иранның Көнбатыш Азәрбайҗан останы) Урмия шәһәрендә туган. Әтисе Аббас Рзаев фарсы [4] (версия: азәрбайҗан)[5] милләтеннән, җырчы һәм тарда(рус.) уйнаучы; әнисе Сара Хәсәнович, липка татары[5]. Тиздән, кызлары тугач, гаилә Россиягә, Ростов-на-Донуга күченә. 1901 елда Фатыйманың әтисе чахотка эләктерә һәм 28 яшендә үлә, әнисе икенче тапкыр шарманкада уйнаучы, милләте буенча Персия азәрбайҗаны булган Саттар Мохтаровка кияүгә чыга[5]. Гаилә ачлы-туклы яши һәм Россия шәһәрләре буйлап озак күченеп йөри, ниһаять, 1910 елда Сарытауда урнашып кала[3]. Биредә Фатыйманың әнисе кызын урам җырчыларына «җыр өйрәнергә» биргән. Тиздән Катя-шарманщица исеме астында украин костюмын кигән кыз бубен һәм гармун тавышына Сарытау урам-мәйданнарында һәм фабрикалар проходнойларында уңышлы гына чыгыш ясый башлый. Аның беренче тыңлаучыларының берсе ― фабрикада эшләүче яшь Лидия Русланова(рус.) булган, ул кызның җырлавына сокланган һәм аңа үзе белән булган бөтен акчасын биргән[3].

Фатыйма-Катя. 1911 ел

.

Тиздән Катя Мохтарованың таланты турында журналист Архангельский «Саратовский вестник»та язып чыга. Фатыйманы опера җырчысы Мария Каменскаяның(рус.) улы виолончелист Каменский үз канаты астына ала. Әмма яңа йортта Фатыйманы асрау-хезмәтче итеп күргәннәр. Мондый мөнәсәбәткә үпкәләгән Мохтарова Каменскийлар йортыннан китә һәм Сарытау губернасы шәһәрләре һәм бистәләрендә хәйрия концертлары үткәрүне дәвам итә, журналист Архангельский киңәше буенча, үзенә музыка буенча белем алырлык акча туплый. 1912 елда ул яңа ачылган Сарытау Император консерваториясенә укырга керергә омтылыш ясый, тик «суыкларда җырлап йөреп карлыккан, октавадан кимрәк диапазонлы тавышы» аркасында аны кабул итмиләр. Әмма Мохтаровага танылган опера җырчысы Михаил Медведев игътибар итә, кызны өйрәтергә алына һәм ике атна эчендә аның тавышын көйли. Шулай итеп, Фатыйма Мохтарова – Сарытау консерваториясенең беренче студентлары арасында. Бу чорда ул әти-әнисе белән яшәгән һәм, консерватория уставына карамастан, илнең башка шәһәрләрендә чыгыш ясаган, гаиләне тоткан[3]. 1913 елда шундый гастрольләрнең берсендә Мохтарова Бакуга килеп чыга, анда опера җырчысы Хөсәенкули Сарабский белән таныша. Мохтарованың авыр финанс хәле турында белгәч, Сарабский Баку нефть сәнәгатькәре һәм меценат Мортаза Мохтаровны(рус.) (җырчының фамилиядәше) яшь җырчыга ярдәм итәргә үгетли, бай эшмәкәр акча бирергә ризалаша[5].

Һөнәри карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фатыйма Мохтарованың беренче профессиональ чыгышы Сарытау шәһәр театрында (хәзерге И. А. Слонов исемендәге Сарытау драма театры(рус.)) «Князь Матвей ставкасы» драмасында була. 1914 елда Сарытау консерваториясен тәмамлап, Мохтарова адвокат Александр Малининга кияүгә чыга (тиздән кызлары Ләйлә туа[5]) һәм Мәскәүгә китә. Биредә ул җырлавын Фёдор Шаляпинга, аннары театр эшлеклесе Сергей Зиминга(рус.) тыңлатуга ирешә, аннары Зиминның опера театрында (хәзер Мәскәүнең Зур театры филиалы) эшләргә дигән тәкъдимне кабул итә. Бу театрда ул «Борис Годунов» операсында Шаляпинның партнеры булган, шулай ук соңыннан аның иң якты һәм истә калырлык роленә әверелгән Кармен партиясен өйрәнгән[3][5]. 1918 елда Мохтарова Сарытауга бер төркем җырчылар белән кайта һәм беренче тапкыр шул ук елның 31 декабрендә Сарытау опера театрында Кармен ролендә чыгыш ясый.

1910-1911 елларда Фатыйма Мохтарова, Мәскәү опера артисткасы буларак, татар җырларын, көйләрен нота белән җырлап күрсәтә [6].

Революциядән соң Фатыйма Мохтарова Украина, Идел буе, Көньяк Кавказның төрле театрларында чыгыш ясый. Газеталар Мохтарова башкаруындагы Карменның «гадәти булмаган табигый һәм эмоциональ» булуын билгеләп үткән. 1924 елгы Баку гастрольләре вакытында Хозены уйнаган Георгий Нэлепп, саксызлык аркасында, Кармен-Мохтарова аркасына өч сантиметрга якын тирәнлеккә пычак кадый, Мохтарованың итәгеннән кан агуы артистлар баш игәндә генә күренә[7].

1921-1937 елларда Казанда, Ленинградта, Тбилисида, Харьковта, Киевта, Одессада җырлый. 1938 елдан – Азәрбайҗан опера һәм балет театры(рус.) солисты.

1954 елда профессиональ сәхнәне калдырса да, яшь азәрбайҗан җырчыларын укытуын дәвам итә. Аның соңгы концерты Грузия опера һәм балет театрында узган.

Партияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Полина («Пики дамасы»), Ваня («Иван Сусанин»), Весна («Снегурочка»), Зибель («Фауст»), Кармен («Кармен»); Любаша («Патша кәләше»), Любовь («Мазепа»), Марина Мнишек («Борис Годунов»), Амнерис; Азучена («Трубадур»), Ортруда («Лоэнгрнн»), Пугачёв хатыны («Лачын фетнәсе», Пащенко), Аксинья («Тын Дон»), Груня («Броненосец Потёмкин», Чишко), Азра («Низами», А. Бадалбәйли) һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1936 – Грузия ССР атказанган артисты
  • 1940 – Азәрбайҗан ССР халык артисты

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Contact Support. әлеге чыганактан 2012-04-13 архивланды. 2012-06-23 тикшерелгән.
  2. Театральная энциклопедия. Том III. Под ред. С. Мокульского. М.: Советская энциклопедия. 1964. Стр. 1018
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Грачева Л. Судьба певицы 2016 елның 4 март көнендә архивланган.. Годы и люди: [Сб. очерков]. Саратов, 1988. Вып. 3. С. 164-174.
  4. «Мухтарова Фатьма Саттаровна». Большая биографическая энциклопедия.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Лучшая в мире Кармен. Из воспоминаний внучки Фатьмы Мухтаровой, Светланы Курочкиной. «Азербайджанский конгресс». 16 ноября 2009 года.
  6. Хатын-кызлардан җырчылар. // Вәли Мортазин, Төхфәт Ченәкәй. Татар театры тарихыннан. 2нче басма. К.: ТКН, «Җыен» фонды, 1996, 70нче бит
  7. Лучшая в мире Кармен. Из воспоминаний внучки Фатьмы Мухтаровой, Светланы Курочкиной. «Азербайджанский конгресс». 23 ноября 2009 года.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]