Фатыйма Сираева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фатыйма Сираева latin yazuında])
Фатыйма Сираева
Туган телдә исем Фатыйма Сираҗетдин кызы Сираева
Туган 20 июль 1924(1924-07-20)
РСФСР, ТАССР, Чаллы кантоны, Рангазар
Үлгән 23 август 2010(2010-08-23) (86 яшь)
РФ, ТР, Сарман районы, Рангазар
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСР СССР
Һөнәре тракторчы
Ата-ана
  • Сираҗетдин (әти)
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены Ленин ордены
Татарстан АССР атказанган механизаторы

Фатыйма Сираева, Фатыйма Сираҗетдин кызы Сираева (1924 елның 20 июле, РСФСР, ТАССР, Чаллы кантоны, Рангазар2010 елның 23 август, РФ, ТР, Сарман районы, Рангазар) – ТАССР атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы (1970), ТАССР Югары Советы депутаты (1951–1958), КПССның XXIII съезды (1966) делегаты. Татарстанда ике Ленин ордены белән бүләкләнгән бердәнбер хатын-кыз тракторчы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924 елның 20 июлендә Чаллы кантоны (1930 елдан Сарман районы) Рангазар (Алангазар) авылында туган. Абыйсы Хөснетдин, энесе Соббух, сеңелләре Мөһәллилә, Кәримә, Хөршидә. 1939 елда Рангазар җидееллык мәктәбен тәмамлаган, укуга зирәк кызны хисапчылар әзерли торган курска җибәрәләр. Курсларны бетерми, күмәк хуҗалыкның балалар бакчасында эшли башлый. 1939 елда Минзәлә педагогия укуханәсенә укырга керә. Әмма сугыш тормышка үз төзәтмәләрен кертә. Балачактан трактор йөртү турындагы хыялланган Фатыйма 1942 елда Сарман МТСында 3 айлык (тизләтелгән) тракторчылар хәзерләү курсын тәмамлап, тракторчы таныклыгы алып, Карамалы МТСында эшли башлый. 1943 елның кышында Чаллыда механизаторлар училищесында өч ай укый. Янәдән Карамалы МТСында эшләвен дәвам итә. 1952 елдан – комплекслы бригаданың техника буенча бригадир ярдәмчесе.

1954-1955 елларда Яр Чаллының 8нче училищесында трактор бригадасы бригадирлары хәзерләү курсында укый. 1955 елдан башлап, пенсиягә чыкканчы, Сарман районы «Җиңүче» күмәк хуҗалыгының (үзәге Рангазар) тракторчылар бригадиры булып хезмәт куя.

1951 елда ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайланган. 1959 елда Фатыйма җитәкләгән тракторчылар бригадасы районда иң югары уңыш үстерә. 1966 елда Ф. Сираеваны КПССның XXIII съезды делегаты итеп сайлыйлар.

Кавышырга вәгъдә бирешкән егете, Яхшы Караннан Әхмәтзыя, 1944 елда сугыштан каты яраланып кайта, туган авылында яраларыннан үлә. Әхмәтзыяны алыштырырлык кешене очратмаган Фатыйма гомер буе эне-сеңелләрен укыту-кеше итү өчен тырышлык куя.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1951-1958 елларда – III–IV чакырылыш Татарстан АССР Югары Шурасы депутаты.
  • 1966 – КПССның КПССның XXIII съезды делегаты.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]