Фатыйма мәчете (Көек)
| Мәчет | |
«Фатыйма» мәчете | |
| Ил | Россия |
| авыл | 422774 Татарстан, Питрәч районы, Көек, Мирная, 2 |
| Координатлары | 55.707379, 49.364791 |
| Дин | Ислам |
| Мәхәллә | ТР МДН Питрәч районы мөхтәсибәте |
| Кайсы дини агымга карый | сөнни / хәнәфи |
| Бина төре | манарасы түбәсендә урнашкан мәчет |
| Нигезләнгән | 2023 |
| Төзелеш еллары | 2023—2025 (?) |
| Төп даталар: | |
| Халәте | төзелә |
Көек авылының «Фатыйма» мәчете (рус. Мечеть «Фатыйма» села Куюки) ― Татарстанның Питрәч районы Богородское авыл җирлеге[d] составындагы[1] Көек авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Питрәч районы мөхтәсибәтендә 25нче, Көек авылында 3нче мәчет. ТР МДН Питрәч районы мөхтәсибәтенә карый[2].
Атамасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәчет әлеге төзелешнең беренче инициаторларының берсе ― Рафис Сафинович Вәлиәхмәтовның әнисе хөрмәтенә аталган, мәчет төзү өчен җирне ул биргән. Өстәвенә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең Хәдичә (555―619) исемле беренче хатыныннан туган кызы Фатыйма исемле (604/605―632) булган[3].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәчет төзелеше 2023 елда башланган. Төзелешкә акча керткән иганәчеләр арасында генераль подрядчы һәм төп инвесторларның берсе, «Успех төзелеш компаниясе» ҖЧҖ директоры Дамир Ринат улы Гыйниятов[4], «Идел буе күчмә механикалаштырылган колоннасы» ҖЧҖ генераль директоры Рафис Сафинович Вәлиәхмәтов[5] һәм башкалар бар.
2025 елның 1 июнендә мәчет манарасына ярым ай куелган. Тантанада районның имам-мөхтәсибе Аббяс хәзрәт Кадыйров катнашкан[6]
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]~500 кеше сыешлы ике катлы мәчетнең территориясе 340 квадрат метр тәшкил итә. Мәчеттә беренче катта ир-атлар өчен зур гыйбадәт залы, хатын-кызлар өчен кече намаз залы, икенче катта ике уку сыйныфы, имам бүлмәсе, шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханәләр урнаштырыла.
Төзелешнең төп этабы инде төгәлләнгән, алда эчке бизәү эшләре, гыйбадәт залларын, уку сыйныфларын һәм имам бүлмәләрен төзекләндерү эшләре бар. Шулай ук бина янәшәсендә балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру планлаштырыла[7].
Имам
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яңа мәчетнең имам-хатыйбы Салават хәзрәт Арсланов.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Паспорт Богородского сельского поселения Пестречинского муниципального района(үле сылтама)
- ↑ Питрәч мөхтәсибәтенең Көек авылында икенче мәчет ачылды. 2023 елның 18 ноябрь көнендә архивланган ТР МДН, 17.11.2023
- ↑ Питрәч районы Көек авылында «Фатыйма» мәчете манарасына ярым ай куйдылар. Татар-информ, 1.06.2025
- ↑ Предприниматель Гиниятов Дамир Ринатович.(үле сылтама) vbankcenter.ru
- ↑ ООО ПМК «Поволжская». Гендиректор Валиахметов Р. С.(үле сылтама)
- ↑ На новой мечети в Пестречинском районе установили полумесяц. Сводки Казани Вконтакте, 02.06.2025
- ↑ В Куюках на минарет мечети «Фатыйма» установили полумесяц. ТР МДН, 26.05.2025
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Алина Бикбова. Көектә «Фатыйма» мәчете манарасына ярым ай куйдылар. «Алга», 1.06.2025
- В Куюках на минарет мечети «Фатыйма» установили полумесяц. ТР МДН, 26.05.2025
- На новой мечети в Пестречинском районе установили полумесяц. vk.com/video, 3:04
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фәрүәз мәчете (Көек) (Умырзая ур., 24)
