Фатыйха Әхмәдиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фатыйха Әхмәдиева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Фатыйха Әхмәдиева

1997 елның 22 июнендә Мамадыш шәһәре үзәгендә Фатыйха апа Әхмәдиевага һәйкәл куелды. Кем соң ул Фатыйха Әхмәдиева?
Фатыйха Әхмәдиева – 9 бала анасы. Ул 8 ир бала, бер кыз табып үстергән. Олы улы Исмәгыйль гражданнар сугышында һәлак була. Бөек Ватан сугышы башланганда, ике улы – Ибраһим һәм Мөгьтәсим генә гаилә корган була.
Cугыш башлануга, бертуган Фәттаховлар, үзләре теләп, яу кырына китәләр. Мисбахетдин исемлесе капитан Гастелло батырлыгын кабатлый: дошман снаряды тиеп, самолетына ут капкач,хәрби очкычын фашистларның җанлы көчләре, техникасы өстенә юнәлтә. Бер-бер артлы килгән кара хәбәрне күтәрә алмыйча, әтиләре дөнья куя. Кызы да авырып үлә. Ә Фатыйма апа, зур сабырлык белән, улларымның кайсы да булса исән кайтыр дип көтә, өмет утын сүндерми. Төпчек улы Әгьләметдине кулына чәчәк тотып төшкән фоторәсем артына:

Иделләрне йөзәмен дә буйлымын.
Киткән кошлар да бер кайта,
 Кайтырмын дип уйлыймын, −

дигән шигьри юллар язган. Тик ул да кайта алмый – япон самурайларына каршы көрәшнең соңгы көннәрендә, күкрәге белән дошманның ут ноктасын томалап, сугышчан иптәшләренә юл ача. Шушы хәлдән соң, Ана урын өстенә егыла һәм сабыр савытлары тәмам тулышып аккан Фатыйма апа 1945 елның декабрендә вафат була. Аны соңгы юлга бөтен авыл озата.
1997 елның 22 июне Фатыйма апаның икенче туган көне (хәзер аңа 129 яшь булыр иде). Ак мәрмәрдән һәйкәл. Ананың карашы еракка төбәлгән. Бер кулында – кече улы Әгьләметдиннең пилоткасы, икенче кулында – кыр чәчәкләре. Гүя Ана еракта калган улларын, алар тәгәрәп-уйнап үскән болыннарда шытып чыккан чәчәкләр белән каршы алырга чыккан.
Сугыш – афәт, фаҗига, һәлакәт ул. “Безнең авылдан да узган сугыш”,”Һәйкәлләрне тыңлыйк” шигырьләре мине бигрәк тә тетрәндерә, уйланырга мәҗбүр итә. ...Таш һәйкәлләр җырлый эчтән генә- Бухенвальдта җырлый, Хатыньда... Һәйкәлләргә килик! Гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!-дип язган Р.Миңнуллин “Һәйкәлләрне тыңлыйк!” шигырендә. Әйе, без алар турында бары тик һәйкәлләр аша гына ишетә алабыз... Алар инде беркайчан да әйләнеп кайтмаячак, балаларын кочакларына алмаячак, оныкларын күрү бәхетенә ирешмәячәк. Бәхетле киләчәк өчен газиз гомерләрен корбан иткән батырларның изге рухы алдында баш иик, аларны беркайчан да онытмыйк!
Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, шатлыклары һәм кайгылары булган олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребезгә баш иясе килә.