Фатыйх Бәхтиев
Фатыйх Бәхтиев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Фатыйх Хафиз улы Бәхтиев |
Туган | 7 декабрь 1905 Урта Әләзән, Сарытау губернасы |
Үлгән | 2 сентябрь 1982 (76 яшь) Урта Әләзән, Пенза өлкәсе |
Күмү урыны | Пенза өлкәсе |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Сарытау дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | агроном, селекция белгече |
Эш бирүче | Бөтенрусия үсемлекчелек институты[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d] |
Бәхти́ев Фатыйх Хафиз улы (1905 — 1982, Урта Әләзән), агроном, селекция белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1947), профессор (1954).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Фатыйх Хафиз улы Бәхтиев Сарытау губернасы, Күзнәй өязе Урта Әләзән авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.
Фатыйх Бәхтиев Сарытау авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1931). 1925-26 елларда Сарытау губерна комсомол комитеты инструкторы. 1931 елдан Түбән Идел крае Анненков районының Разметнин МТСында агроном. 1935-40 та Бөтенсоюз үсемлекчелек институтының арпа секциясе мөдире (Ленинград). Николай Вавиловның шәкерте. 1940-43 тә авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә терлек азыгы җитештерү төркеме җитәкчесе, 1942 дән директоры (Мурманск шәһәре).
1943-49 да Бөртекле ашлык хуҗалыгы институтының бөртекле-кузаклы культуралар лабораториясе мөдире (Мәскәү өлкәсе). 1949 да яңадан Ленинградка кайта: 1949-70 тә СССР Фәннәр академиясенең Ботаника институтында эшли, 1960 тан Ботаника музее мөдире, бер үк вакытта 1952-57 дә пед. институтында укыта. 1970-73 тә СССР Фәннәр академиясенең Төп ботаника бакчасында эшли. Арпаның «Кубанец», «Нутанс 7805», «Паллидум 6699», «Колхозный Голозёрный7» сортларының автордашы.
Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хезмәтләре арпаның экологиясе, филогениясе һәм селекциясе мәсьәләләренә, аның яңа систематикасын, формалашу закончалыкларын ачыклау һәм өйрәнүгә карый. Н.И. Вавилов исемендәге бүләккә лаек була (1970).
Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Проблемы экологии, филогении и селекции ячменей. М.-Л., 1953; Ячмень. М.-Л., 1955; Очерки по истории и географии важнейших культурных растений. М.-Л., 1962; Важнейшие плодовые растения. М., 1970; Николай Иванович Вавилов 1887-1943. Новосибирск, 1987.