Фатыйх Колбарисов
Внешний вид
Фатих Колбарисов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Фатих Әкрам улы Колбарисов |
Туган | 10 июль 1921 Мишкә районы, Субай авылы |
Үлгән | 1981 Казан |
Һөнәре | артист |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Колбарисов Фатих Әкрам улы (1921 елның 10 июле — 1981 ел) — татар артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1958 ел), Татарстанның атказанган артисты (1968).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фатих Колбарисов 1921 елда Башкортстанның хәзерге Мишкә районы Субай авылында туа.
1937-1939 елларда Академия театрында ярдәмчел составта эшли башлый.
1941 елда Татар академия театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрында төп составта эшли башлый. Ул иҗат иткән образлар романтик рух белән сугарылган.
Театрда рольләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Спектакль | Роль | Пьеса авторы |
---|---|---|
«Анджело» | Анджело | Виктор Гюго |
«Мулланур Вахитов» | Чирков | Нәкый Исәнбәт |
«Әбүгалисина» | Әбүгалисина | Нәкый Исәнбәт |
«Муса Җәлил» | Розенберг | Нәкый Исәнбәт |
«Һиҗрәт» | Качкинский | Нәкый Исәнбәт |
«Дошманнар» | Михаил | Максим Горький |
«Сукыр» | Журналист | Э. Альт |
«Ата хакы — Тәңре хакы» | Максим | Виктор Лаврентьев |
«Җилкәнсезләр» | Батырхан | Кәрим Тинчурин |
«Зәңгәр шәл» | Мишка | Кәрим Тинчурин |
«Ешрак елмаегыз!» | Новосельцев | Э.Брагинский, Э.Рязанов |
«Канкай углы Бәхтияр» | Арсланов | Туфан Миңнуллин |
«Соңгы корбан» | Лавр Мироныч | Александр Островский |
«Шәһәрдә җәй» | Баһрам | Анар |
«Суган суфые» | Клеант | Мольер |
«Татар хатыны ниләр күрми» | Алтынбай | Галимҗан Ибраһимов |
Борһан | «Оныта алмасаң, нишләрсең» | Хәй Вахит |
«Чикләвек төше» | Саттаров | Гариф Ахунов |
«Нәркәс» | Илчегол | Илшат Йомагулов |
«Бәйрәм кичендә» | Паскуалино | Эдуард де Филиппо |
Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ТАССРның атказанган артисты — 1968 ел.
- Камал театрында Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендә сәяси авантюрист Батырхан роле өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1950 — 1960 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
1958 ел | |
1959 ел | |
1960 ел | |
1966 ел | |
1967 ел | |
1968 ел | |
1969 ел | |
1970 ел | |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |