Фатыйх Котлы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фатыйх Котлы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фатыйх Котлы
Fatih Kutlu.jpg
Туган телдә исем Fatih Kutlu
Туган 21 декабрь 1974(1974-12-21) (44 яшь)
Каһраманмараш шәһәре, Төркия
Милләт төрек
Ватандашлыгы Төркия байрагы Төркия, Русия байрагы Русия
Һөнәре педагог, тәрҗемәче
Җефет Гөлшат
Балалар Рауза, Ихсан
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Фатыйх Котлы (төр. Fatih Kutlu) — тәрҗемәче, Татарстан язучылар берлегенә кабул ителгән беренче төрек. Филология фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркиядә туып-үскән. Әтисе ягыннан әбисенең әнисе Татарлы дигән авылдан. Әдип фикеренчә, авылның топонимик исеме тарихи яссылыкка белән мөнәсәбәт.

Татар кызына өйләнеп, тормышын Татарстанда корган.

1993 елда ул студентлар алмашу проекты буенча Татарстанга килеп, Алабуга педагогика университетында татар филологиясе факультетында (яки татар-инглиз теле бүлегендә) белем алды. Диплом эшен Төркиядә яшәүче татарларның гореф-гадәтләрен, тел үзенчәлекләрен өйрәнеп язган. Әскишәһиргә барып, татар авыллары турында мәгълүмат туплады.


Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бик күп еллар Татарстанда яшәп, телне үзләштерү, сеңдерү бәхетенә ирешеп, үзенең киләчәк эшчәнлеген татар теле, әдәбияте белән бәйли. Фатыйх Котлы беренче чиратта татар теленнән төрек теленә тәрҗемәче буларак билгеле.

Тәрҗемәче-язучы шушы еллар эчендә 10нан артык хикәя һәм күренекле  язучыбыз Аяз  ГыйләҗевнеңӨч аршын җир” повестен төрек теленә тәрҗемә итеп, бастырып чыгарган. “Өч аршын җир” төрек укучысы тарафыннан аеруча  яратып кабул ителгән,  әсәрнең беренче басмасы тиз арада сатылып та беткән. Хәзер инде аны 3 нче тапкыр бастырып чыгарганнар. Шунысын да әйтик, Төркиядә бу повесть төрки телләрдән төрекчәгә иң яхшы тәрҗемә буларак та билгеләп үтелгән.

Классикларыбыз Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», «Матурлык», Шәриф Камалның «Буранда» әсәрләрен, Разил Вәлиев шигырьләрен төрекчәгә уңышлы тәрҗемә итеп бастырды. 2005 елда Төркиянең "Замбак" нәшрияте үтенече буенча өч дус, татар хикәяләрен сайлап тәрҗемә итеп, "Васыять" дигән китап чыгарды. Анда Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять", "Матурлык", Шәриф Камалның "Буранда", "Уяну" дигән хикәяләрен тәрҗемә иткән иде. Тагын 2 елдан төрек телендә "Зәңгәр сагыш" дигән шигырь китабы да дөнья күрде. Басмага шагыйрь Разил Вәлиевнең 60 шигыре керде.

Якташы, төрек шагыйре Җаһит Зарифоглуның (1940-1987) балалар өчен язылган «Yürek Dede ile Padişah» (тат. Йөрәк бабай һәм падишаһ) (1984) хикәятен татарчага тәрҗемә итеп, аерым китап итеп бастырып чыгара (2010).

2009 елда ул Татарстан язучылар берлегенә кабул ителә. Бүгенге көндә гаиләсе белән Казанда яши.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Җаһит Зарифоглу. Йөрәк бабай һәм падишаһ (Фатыйх Котлы тәрҗемәсе; Х. Миңнегулов кереш сүзе белән). К.: «Ихлас», 2010. ISBN 978-5-904735-41-8

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]