Фатыйх Сәгыев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фатыйх Сәгыев latin yazuında])
Фатыйх Сәгыев
Туган телдә исем Фатыйх Гариф улы Сәгыев
Туган 1918(1918)
Юртыш, Кавал вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, / Россия империясе
Үлгән 1991
Юртыш, Биектау районы, Татарстан Республикасы, Россия байрагы Россия Федерациясе
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Балалар 3 малай һәм 3 кыз
Ата-ана
  • Гариф (әти)
Бүләк һәм премияләре II дәрәҗә Ватан сугышы ордены


Фатыйх Сәгыев (1918 - 1990-еллар, Юртыш) — Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышы катнашучысы, / Өченче рейх (1942-45), аннары / ССРБ (1945-47) концлагерьларын үткән шәхес, авыл бригадиры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елда армияга китә. 1942 нче елның җәй айларыннан башлап Әркипләргә Фатыйх абыйдан (Гариф улы) хатлар килү туктала: Фатыйх сугышта хәбәрсез югала. 1945 нче елның 29 апрелендә рейхстатка һөҗүм итүче 79 нчы корпус гаскәрләре Берлинның Ратеноверштрассе һәм Турмштрассе урамнары чатына килеп җитәләр. Снарядлар шартлап хасил булган төтен эчендә биек кирпеч койма, аның өстендә берничә рәт тимерчыбык сузылган соры дүрт катлы ниндидер төрмә күренә. Бинаның болай да кечкенә тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр куелган. Берлинның оператив картасыннан карагач, аның Моабит төрмәсе икәнлеге ачыклана. Аның эченә бәреп кергәндә тоткыннар калмаган була инде, җәлилчеләрнең төп оештыручыларын гильотина аша җәзалап үтергән булсалар, калганнарын илнең башка концлагерьларына күчергәннәр. Фатыйх абый 42 нче елдан сугыш беткәнче фашистларның барлык концлагерларын диярлек үз җилкәсендә кичергән, кырык үлемнән калып, Моабит төрмәсенә барып җиткән, хәтта Муса Җәлил концлагерьда вакытта да аларга аш-су таратучы булып йөргәнлеге мәгълүм. Сугыштан соң да аңа бәхет тәтеми, КГБ сеткасы аша үткәрелеп, кабат төрмә шулпа-баландасын эчәргә туры килә. Армиягә 1939 елда киткән булса, ул бары тик 1947 елда гына үз бусагасына аяк баса. Әсирлеккә төшкәнче үк совет солдаты буларак бик күп батырлыклар эшләгән, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән булган.

Сугыштан соңгы еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колхозда төрле эшләрдә эшли, бригадир вазыйфасын да башкара, гаилә кора, менә дигән, берсеннән-берсе акыллы өч малай, өч кыз үстерәләр. Фатыйх абзый юка гәүдәле, бик пөхтә, эш сөючән кеше иде. Аларның лапас-кура тирәсендә ник бер чүп-чар булсын, бар да тәртиптә, ул бик пөхтә кеше иде. Фатыйх абый 1991 елда вафат, Юртыш зиратында җирләнде. Вафат булгач та җәлилчеләр турында бик күп китаплар язган Рафаил Мостафин: “Ник Фатыйх абыйны алданрак белмәдем икән. Ул бит Җәлил турында бик күп нәрсәләр белгән шаһит. Минем менә языласы әсәремнең дә бер өлеше шуңа күрә китек килеш калды”, - дип, үз-үзен тиргәгән вакыты истән чыкмый.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Биектау хәбәрләрендә чыккан Рәис Саттаров мәкаләләрдә язылган иде
  • Рәис Саттаровның туган як турындагы мәкаләләре Вятский Поляныда район газетасы (Звезда) редакциясендә китап килеш чыккан иде (2019 елда, издательский дом Южный) - Юртыш китапханәсендә һәм район үзәк китапханәсендә бар