Фатыйх Сибәгатуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фатыйх Сибәгатуллин latin yazuında])
(Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин битеннән юнәлтелде)
Фатыйх Сибәгатуллин
Туган телдә исем Фатих Саубан улы Сибәгатуллин
Туган 1 май 1950(1950-05-01)
Апаз, Арча районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 24 июнь 2022(2022-06-24) (72 яшь)
Мәскәү, Россия
Яшәгән урын Иптәшлек урамы[1]
Әлма-матер Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Һөнәре язучы, сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Эш бирүче Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Сәяси фирка Бердәм Русия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: ветеринария фәннәре докторы[d]

 Фатыйх Сибәгатуллин Викиҗыентыкта

Фатыйх Сәүбән улы Сибәгатуллин (1950 елның 1 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Кызыл Юл районы, Апаз2022 елның 24 июне, РФ, Мәскәү) ― РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Фән һәм техника өлкәсендә РФ Дәүләт бүләге лауреаты (1997), ветеринария фәннәре докторы, Халыклар дуслыгы ордены һ.б. бик күп төрле бүләкләр иясе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фатыйх Сәүбән улы Сибәгатуллин. 2016 ел

Фатыйх Сәүбән улы Сибәгатуллин 1950 нче елның 1 маенда Татарстан АССР Кызыл Юл (хәзерге Арча) районының Апаз авылында туган.

1973 нче елда Казан ветеринария институтын, 1983 нче елда Сарытау югары партия мәктәбен тәмамлаган.

1966 нчы елда хезмәт юлын Арча районының “Ватан” совхозында эшче буларак башлый.

1973-1974 нче елларда – Яшел Үзән районының “Бишнә” совхозында баш ветеринария табибы.

1974-1976 нчы елларда Балтач районының Чапаев исемендәге колхозы ветеринария табибы.

1976-1980 нче елларда Балтач районының “Правда” колхозы рәисе.

Партия һәм дәүләт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980-1983 нче елларда КПССның Балтач район комитеты икенче секретаре.

1983-1984 нче елларда Арча район Советы башкарма комитеты рәисе.

1984 нче елдан КПССның Мамадыш райкомы беренче секретаре.

1991-1995 нче елларда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

1995-1996 нчы елларда Премьер министр урынбасары һәм азык-төлек министры.

1996 нчы елдан Нурлат районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы.

2008 нче елда РФ Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана.

Фатыйх Сибәгатуллин һәм спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танылган көрәшче һәм татар милли көрәше энтузиасты буларак Ф.Сибәгатуллин республикада спортны үстерүгә зур игътибар бирә. Берничә ел милли спорт төрләре буенча Татарстан Республикасы Федерациясе рәисе булып тора. Нурлатта нәселле атлар заводына нигез сала. Монда үстерелгән аргамаклар Россия һәм Татарстан күләмендәге ярышларда җиңүле чыгышлар ясыйлар. Шулай итеп, инде югалып бара торган бу милли спорт төрен торгызуга да бәһаләп бетермәслек зур өлеш кертә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре, иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзасы, татарлар тарихы буенча күп кенә монографияләр, китаплар шул исәптән тарихи-публицистик китаплар сериясе авторы («От Аттилы до Президента», «Великие татары – строители и защитники Государства Российского», «Татары и евреи»)

Ф.Сибәгатуллин хәйриячелек эшчәнлегенә зур игътибар бирә, үзенең туган ягын, аның кешеләрен дә онытмый. Аның хисабына туган авылы Апазда өр-яңа мәһабәт мәчет төзелә. Авылдашлары аңа Ф.Сибәгатуллинның әтисе Сәүбән исемен бирәләр.

Олы хезмәтләре өчен Ф.Сибәгатуллин 1986 елда Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә. 1997 елда аңа Россия Федерациясе хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе бирелә. Ул Россия Федкрациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Франция хөкүмәте аның хезмәтләрен «Авыл хуҗалыгы рыцаре» ордены белән бәяли.

Ф.Сибәгатуллин 11-13 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Күп мәртәбә Балтач, Арча, Мамадыш, Нурлат район Советлары депутаты итеп сайланган.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елның 24 июнендә Мәскәүдә 72 яшендә вафат [2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зыятдинов. Б. Рәхмәт сиңа, Хәсәншәех! Казань, “Иделл-Пресс”.-2006-431 бит.
  • Бөек Тукай Ватаны син, Арча. Казан: “Яңалиф” нәшерияты.-2009.- 344 бит.
  • Татар энциклопедия сүзлеге. Казан: Татар энциклопедиясе институты.-2002.-829 бит.
  • Хезмәт тәме Созидатель/Сост. Г.Ризванов.-Казань, “Иделл-Пресс”, 2005-416 с.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]