Фаяз Фәрәҗов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фаяз Фәрәҗов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фаяз Фәрәҗов
Фаяз Фәрәҗов.jpg
Туган телдә исем Фаяз Гасым улы Фәрәҗов
Туган 1921(1921)
Азәрбайҗан Совет Социалистик Җөмһүрияте, Масаллы районы, Гасымлы авылы
Үлгән 19 май 1998(1998-05-19)
Азәрбайҗан Республикасы, Масаллы районы, Гасымлы авылы
Милләт Азәрбайҗанлы
Ватандашлыгы Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Балалар Фәрзулла, Сунбулә, Сарә, Лалә, Афиг
Ата-ана
  • Мамедов Гасым Фәрәҗ улы (әти)
  • Аллахвердиева Хайранисә Рза кызы (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале»

Commons-logo.svg Фаяз Фәрәҗов Викиҗыентыкта

Фәрәҗов Фаяз Гасым улы (әзери. Fərəcov Fəyyaz Qasım oğlu , 1921 ел19 май 1998 ел) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, сугыш ветераны.[1]Дин тәгълимәтен өйрәнүче һәм таратучы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрәҗов Фаяз Гасым улы 1921 елда, Азәрбайҗан ССР-ы, Ленкоран өязенең Гасымлы авылында туган. 1941 елда Масаллы районы хәрби комиссариаты тарафыннан Совет Армиясе сафына чакырыла. Ростов өлкәсенең Прохладный шәһәрендә урнашкан хәрби часта хезмәт итә башлый. 1941 елда Кырымны азат итүдә катнаша. 1942 елда Харьков янында Изюм шәһәре өчен алышларда башы каты яраланып, әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Сталино һәм Штранс шәһәрләрендәге лагерларда була. Аларда 4-5 ай тотылганнан соң Италиягә озатыла. 1944 елның 14 ноябрендә СССР Хөкүмәтенең 10нчы карарына ярашлы, Инглиз командованиесе тарафыннан илгә кайтарыла һәм 21 ноябрдә Ерак Көнчыгышка эшкә җибәрелә. Анда 1947 елның апреленә кадәр эшли. Соңыннан туган авылына кайтып дин буенча укыта башлый, Коръән дәресләре бирә. Азәрбайҗан, рус һәм гарәп телләрен яхшы белә. Озак авырудан соң 1998 елның 19 маенда Азәрбайҗан Республикасы, Масаллы районы, Гасымлы авылында вафат була. Авыл зыяратында җирләнгән.[2].

Наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале,
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел» юбилей медале,
  • «СССР Кораллы Көчләренә 60 ел» медале,
  • II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены.[3], [4]

Фоторәсемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]