Федерико Мадрасо
Федери́ко де Мадра́со и Кунц (испан телендә: Federico de Madrazo y Kuntz; туу датасы: 1815 елның 9 феврале, Рим — 1894 елның 10-ынчы июне, Мадрид) — күбесенчә тарихи картина остасы һәм портретист буларак мәгълүм испан живописецы.
Килеп чыгышы һәм гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Федерико Мадрасо — Мадрасо художество династиясенең вәкиле. Аның әтисе Хосе Мадрасо (1781—1859), ир туганы Луис, һәм улы Раймундо (1841—1920) рәссамнар булган. Федериконың әнисе Римда туган Изабелла Кунц (Кунцте; 1785—1866) Польша рәссамы Тадуеш Кунтце (1727—1793) кызы булган. Федериконың кызы һәм Раймундоның кыз туганы Сесилия де Мадрасо (1846—1932), рәссам Мариано Фортуниның (1838—1874) хатыны һәм кием дизайнеры Мариано Фортуни и Мадрасоның (1871—1949) әнисе булган.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1815 елда Римда туган булган. Живописьне башта әтисе җитәкчелеге астында өйрәнә. Аннан соң Мадридта Сан-Фернандо король нәфис сәнгатьләр академиясендә өйрәнгән. 1832 елда художество белемен дәвам итү өчен Парижга барган, анда Франц Ксавер Винтерхальтер һәм Жан Огюст Доминик Энгрдан өйрәнгән. 1835 елда ир туганы Педро белән Федерико «El Artista» художество журналын нигезләгән. Париждан соң берникадәр вакыт Римда торган, анда назарейлылар иҗаты белән танышкан. 1842 елда Мадридка кайткан, анда королева Изабелла II-дән сарай яны рәссамы вазыйфасын алган. 1846 елда Франция Шәрәфле легион орденына лаек булган. 1860 елда Мадрасо Прадо музее мөдире һәм Сан-Фернандо король нәфис сәнгатьләр академиясе ректоры итеп билгеләнгән булган. XVIII гасыр живопись тарихы буенча тормышы вакытында бастырылмаган фундаменталь хезмәт авторы. Мадрасо өйрәнчекләре арасында — Хосе Гальегос-и-Арноса, Хосе Вильегас Кордеро, Ансельмо Гинеа һәм Хосе Касадо дель Алисаль. Фредерико Мадрасоның иҗади мирасы испан аксөякләренең күпсанлы портретларын, тарихи һәм дини тукымаларны кертә.
Мадридта 1894 елда үлгән.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
Готфрид Бульонлыны Иерусалим патшасы итеп игълан итү.
-
Король Альфонсо XII
-
Ир туган Педро портреты
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 Manuel Ossorio y Bernard Galería biográfica de artistas españoles del siglo XI — Madrid: 1868.
- ↑ 2,0 2,1 Federico de Madrazo y Kuntz
- ↑ 3,0 3,1 Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ www.museodelprado.es
- ↑ Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 Union List of Artist Names — 2017.
- ↑ http://www.senado.es/web/conocersenado/senadohistoria/senado18341923/senadores/fichasenador/index.html?id1=1686
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Ricardo Navas Ruiz, El Romanticismo español. Madrid: Cátedra, 1982 (3.ª ed.).
- José Luis Díez (ed.) Federico de Madrazo y Kuntz (1815—1894) (cat. exp.) Madrid, Museo del Prado, 1994.
- {{{башлык}}} // Всемирная иллюстрация : журнал. — Т. 52. — № 1327. — С. 14.