Федор Батков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Федор Батков latin yazuında])
Федор Батков
ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты башлыгы
Вазыйфага керешкән
2017 елның 9 октябре
Туган 5 июль 1961(1961-07-05) (62 яшь)

Федор Сергей улы Батков (рус. Батков Фёдор Сергеевич, 1961 елның 5 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Питрәч) – Татарстан Җөмһүриятенең биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты башлыгы (2017 елның 9 октябреннән), милиция полковнигы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1961 елның 5 июлендә Татарстан АССР Питрәч районы үзәге Питрәч авылында туган. «Сәүдә икътисады» белгечлеге буенча Мәскәү кооператив институтын(рус.) тәмамлаган (1987). «Икътисадчы- оештыручы» квалификациясенә ия. Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә(рус.) (Киров) «аучылык белеме» программасы буенча өстәмә белем алган (2014). 1979-1981 елларда Ерак Көнчыгышта чик гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979 елда (армиягә алынганчы) — Питрәчтә төзелеш идарәсендә бетон җәюче.

19811984 еллардаПитрәч районы кулланучылар җәмгыятендә (райпо) оештыручы инструктор, райпо рәисенең кадрлар буенча урынбасары.

19842012 елларда — ТАССР (Татарстан) эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә: 19841992 елларда Питрәч районы ЭЭБ оперуполномоченые, БХСС бүлеге башлыгы, 1992 елдан ЭЭБ башлыгының шәхси состав буенча урынбасары, 1994 елдан 1нче санлы милиция бүлекчәсе башлыгы, 1998 елдан Питрәч районы ЭЭБ башлыгы. 2000-2011 елларда Чистай шәһәре ЭЭБ башлыгы. 2011 елдан ТР ЭЭМ штабы баш инспекторы, милиция участок уполномоченныйлары белән җитәкчелек итү идарәсе башлыгының урынбасары[1].

20122017 елларда — Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсендә: башлык урынбасары, башлык в. б., башлык.

2017 елның 9 октябреннәнТатарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты башлыгы[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Начальники Чистопольской милиции. 2019 елның 29 октябрь көнендә архивланган. Чистай районы порталы(рус.)
  2. Федор Сергей улы Батков. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)(рус.)
  3. Батков Федор Сергеевич. Официальный Татарстан