Фердинанд Лассаль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фердинанд Лассаль latin yazuında])
Фердинанд Лассаль
алман.  Ferdinand Lassalle
Туган телдә исем Фердинанд Иоһанн Лассаль Готтлиб
Туган 11 апрель 1825(1825-04-11)
Пруссия Бреслау
Үлгән 31 август 1864(1864-08-31) (39 яшь)
Швейцария Женева
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Күмү урыны Старое еврейское кладбище[d][1]
Милләт яһүди
Ватандашлыгы Алмания Алмания
Әлма-матер HU Berlin
Һөнәре юрист, фәйләсүф
Эш бирүче HU Berlin
Сәяси фирка Всеобщая ассоциация немецких рабочих[d]
Ата-ана
Кардәшләр Frederike Lassal[d]

 [[commons:Category:Ferdinand Lassalle|Фердинанд Лассаль
алман.  Ferdinand Lassalle]]
Викиҗыентыкта

Фердинанд Лассаль, Фердинанд Иоһанн Готтлиб Лассаль (Лассал)[3], алман. Ferdinand Johann Gottlieb Lassalle (Lassal) (1825 елның 11 апреле, Пруссия, Бреслау1864 елның 31 августы, Швейцария, Женева) — алман җәмәгать эшлеклесе, юрист, фәйләсуф, язучы, сәясәтче, Алман социал-демократик фиркасенә нигез салучы, Алмания эшчеләр хәрәкәте теоретигы. К. Маркс Ф. Лассальның Алмания эшчеләр хәрәкәтен оештырудагы зур тарихи ролен ассызыклый. В.И. Ленин Лассаль әсәрләре белән яхшы таныш була, күбесен конспектлый.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания почта маркасы. 1964

1825 елның 11 апрелендә Силезиянең (Пруссия) Бреслау (хәзерге Польша, Вроцлав) шәһәрендә ефәк белән сату итүче сәүдәгәр яһүди гаиләсендә туган. Мәктәпне тәмамлагач, эре фирма тотучы әтисенең киңәше белән, Лейпцигта сәүдә укуханәсендә укый башлый. Спорт белән шөгыльләнә, театрларга йөри, дөнья әдәбияты үрнәкләре белән таныша. 1841 елны сәүдә укуханәсендә укуын өзеп, үзлегеннән әзерләнеп, гимназия курсы өчен имтихан бирә һәм 1843 елның җәендә Бреслау университетының фәлсәфә факультетына укырга керә. Биредә Һегель фәлсәфәсе белән мавыга, борынгы грек һәм рим әдәбиятларын өйрәнә. Студентларның иптәшләр судында гаепләүче булып чыгыш ясый, фәлсәфи диспутларда катнаша, студентларның кулъязма журналында мәкаләләр бастыра. Һегель фәлсәфәсенә каршы булган профессор белән килеп чыккан конфликттан соң, Фердинандны карцерга ябалар.

1844 елдан укуын Берлин университетында дәвам итә. Биредә шулай ук Һегель фәлсәфәсен өйрәнә, социалистик әдәбият (Сен-Симон, Фурье, Оуэн) белән таныша башлый.

Югары уку йортында юриспруденция белән аерым шөгыльләнмәсә дә, 1846 елда ире белән аерылышырга карар иткән графиня София фон Гацфельдтның милеккә хокукын яклап, судта чыгыш ясарга була. Әлеге эшне 8 ел алып бара. 36 мәртәбә судта адвокат буларак чыгыш ясый. Нәтиҗәдә, 1851 елда суд карары белән никах таркала, 1854 елда яклар арасында финанс килешүенә ирешелә. Әлеге судка бәйле, Ф. Лассаль юриспруденцияне, Пруссия кануннарын ныклап өйрәнергә мәҗбүр була. Үзен көчле оратор, адвокат һәм дөреслекне яклаучы итеп таныта.

« Хокук белгечлегем булмаса да, мин юристка әйләндем, берничә айда адвокатлар белән тиңләштем, ике елда мин аларның барысын да узып киттем
Ф. Лассаль
»

1847 елда беренче мәртәбә кулга алына, ярты еллап сак астында тотыла. Судта үзен яклап берничә сәгатькә сузылган көчле телмәр тота һәм ант иткән утырышчылар тарафыннан аклана.

1848 елда Алмания инкыйлабы вакытында радикал демократлар фиркасенең күренекле әгъзасы була. Карл Маркс һәм Фридрих Энгельс мөхәррирлегендә чыгып килгән «Neue Rheinische Zeitung» газетасы хезмәткәре буларак, янәдән кулга алына. Эше 1849 елның маенда судта карала. Лассаль үзен үзе якларга җыена, көчле телмәр әзерли, хәтта чыгышын матбугатта бастыруга ирешә. Ләкин суд аның эшен ябык ишекләр артында карарга карар иткәч, телмәр тотудан баш тарта, нәтиҗәдә аны 6 айга төрмәгә ябалар.

1862 елда язган «Хезмәткәрләр программасы» (алман. Arbeiterprogramm) брошюрасы өчен 4 ай төрмәдә утыра.

1863 елның маенда бөтеналман эшчеләр конгрессын җыю өчен «ачык хат» яза. Конгресс Гомуми алман эшчеләре берлеген төзи, аның рәисе итеп Ф. Лассаль сайлана. Сәяси чыгышлары һәм матбугатта чыккан телмәрләре өчен төзәтү полициясе тарафыннан күп тапкыр җавапка тартыла.

« Минем иң көчле ягым — икътисад белән сәясәтне берләштерү
Фердинанд Лассаль
»

1864 елда Берлин эшчеләренә мөрәҗәгате өчен сак астына алына. Судта үзен үзе яклый һәм аклатуга ирешә.

Үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1864 елда Швейцариядә дәваланган чагында Бавария дипломаты кызына тәкъдим ясый. Кыз риза була. Ләкин әтисе кияү буласы кешенең инкыйлабчы, өстәвенә яһүди булуын белгәч, каршы килә һәм кызын Валахия асылзатына кияүгә бирә. Ф. Лассаль кияүне дуэльгә чакыра һәм, дуэльдә каты яраланып, өч көннән вафат була. Бреслауда җирләнә.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1858 «Эфестан Караңгы Геоклит фәлсәфәсе» (алман. Die Philosophie Herakleitos des Dunkeln v. Ephesos)
  2. 1859 «Франц фон Зикинген» трагедиясе
  3. 1861 «Кабул ителгән хокулар системасы» (алман. System der erworbenen Rechte)
  4. 1859 «Итальян сугышы һәм Пруссия сораулары» (алман. Der italienische Krieg u. die Aufgabe Preussens) брошюра-памфлеты
  5. 1906 Әсәрләренең тулы җыентыгы. 3 томда.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башында Уфада[4], Ленинградта, Өркеттә, Әдистә, Таганрогта урамнарга исеме бирелгән булган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ф.Н. Баһаутдинов. Музы и право. Казан: ТКН, 2010. ISBN 978-5-298-01883-8

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]