Фердинанд Сәлахов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фердинанд Сәлахов latin yazuında])
Фердинанд Сәлахов
Туган телдә исем Сәлахов Фердинанд Абдулла улы
Туган 1 гыйнвар 1956(1956-01-01) (68 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Чүри-Бураш
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
ТР халык артисты - 1999ТР атказанган артисты ― 1993
Илһам Шакиров премиясе ТР Президентының Рәхмәт хаты (2005),

Фердинанд Сәлахов ― җырчы, Татарстанның атказанган (1993) һәм халык (1999) артисты. Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты (2023).

Биографиясе:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фердинанд Сәлахов 1955 елның 15 сентябрьда ТАССРның Апас районы Чүри Бураш авылында дөньяга килгән.  Урта мәктәпне тәмамлагач, башта Казан медицина институтына укырга кергән. Институтның дүртенче курсында укыганда, үзе теләп Совет Армиясе сафларына китә. Армиядән кайткач, Казан дәүләт консерваториянең вокал бүлегендә күренекле җырчы, профессор Зөләйха Хисмәтуллина классында белем ала. Консерваториянең өченче курсында укыганда, 1981 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә эшкә алына,  Римма Ибраһимова төркемендә эшли башлый. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Таһир Якупов, Зөһрә Сәхәбиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Вафирә Гыйззәтуллина һәм башка күренекле җырчылар белән бергә чыгыш ясап иҗади тәҗрибә туплый.

1987–1990 елларда Фердинанд Сәлахов Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының концерт бригадасында эшли.

1986 елда театр сәхнәсендә үзенең беренче сольный концертын үткәрә.

1990 елда аны янә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә чакыралар. Ул биредә эшләү елларында профессиональ концерт эшчәнлеген илебезнең бөтен географик киңлегендә дәвам итә. Бер-бер артлы яңа концерт программалары, тематик концертлар әзерли, халкыбыз җырларын тагын да тирәнтен өйрәнеп, моңарчы зур сәхнәләрдә яңгырамаган, инде онытыла башлаган җырларны эзләп табып, аларны кабатланмас тавышы ярдәмендә халыкка кайтара.

1995 елдан ул мөстәкыйль иҗат итә башлый. Киң диапозонлы, лирик тенор, матур тембрлы тавышка ия җырчы Фердинанд Сәлахов – халкыбыз күңеленә кергән җырчыларның берсе. Тамашачыга эчтәлекле чыгышлары белән рухи азык бирүче җырчы концерт-кичәләр алып баручы буларак та билгеле. Ул шулай ук заманында «Татарстан – Яңа Гасыр» телевидениесе каналында барган «Түрдән узыгыз», «Киң күңел» һәм «Кара-каршы» дигән тапшыруларны да уңышлы гына алып бара.

Фердинанд Сәлахов 2014 елдан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубын җитәкли; 2019 елдан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторие директоры вазыйфасын башкара.

Концерт репертуары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фердинанд Сәлаховның концерт репертуары ифрат зур.  Репертуарындагы 500 дән артык җырның күпчелеген халык җырлары тәшкил итә, классик композиторларыбыз әсәрләре дә зур урын били. Ул «Эскадрон», «Камәр»,«Бөдрә тал», «Җанкай-җанаш», «Сандугач», «Порт-Артур», «Таш тугай», «Кара юрга», «Аһ, Ырымбыр кала», «Ялгыз каен», «Сагынам дуслар илкәйне» һәм башка халык җәүһәрләрен бүгенге көн тамашачысына җиткерә. Ул татар, рус композиторларының бик күп әсәрләрен профессиональ югарылыкта башкара, төрле эчтәлектәге концерт програмаларын тәкъдим итә. Аның башкаруында 300 җыр татар җыр сәнгатенең «алтын фонды»на кертелгән.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстанның атказанган артисты (1993)
  • Татарстанның халык артисты (1999)
  • “Казанның 1000-еллыгы” медале (2005)
  • ТР Президентының Рәхмәт хаты (2005)
  • «Татар җыры» халыкара конкурсы дипломанты (Казан,1989)
  • «Поющая Россия» бөтенроссия конкурсы лауреаты (Омск, 1996, 1998)
  • «Дөнья халыклары җырлары» халыкара конкурсы лауреаты (Тунис, 1997)
  • Р.Ваһапов исемендәге халыкара җыр фестивале лауреаты (Казан, 2006, 2008)
  • Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе (2023)[1]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Раилә, уллары Марат, Руслан[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файдаланган әдәбият:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фердинад Сәлахов: Әйтәсе сүзләрем бар иде... (төзүчесе – Гөлнара Хәйдәрова). – Казан: «Ак Бүре» нәшрияты, 2016.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]