Фиброзлы конъюнктивит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фиброзлы конъюнктивит latin yazuında])
Фиброзлы конъюнктивит
Генетик бәйләнеш Плазмин[d][1]
ICD-9-CM 372.39[2]

Фиброзлы конъюнктивит — бик сирәк чир, бик еш ике яклы, каты, фиброзлы, агачсыман, псевдомембранозлы рецидивлы зарарланулар белән сыйфатлана, алар, кагыйдә буларак, тарзаль конъюнктивада үсеш ала. Зарарланулар шулай ук авыз куышлыгының периодонталь тукымасында, өске һәм аскы сулыш юлларында, урта колакта һәм аналык муентыгында үсеш алырга мөмкин. Чир кечкенә җәрәхәт яки бизгәк белән китерелеп чыгарылырга мөмкин. Гистология эозинофиллы фибринозлы коагулянт ачыклый (рәс. 8. 22а).

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Гадәттә балачакта ачыклана, ләкин төрле яшьтә башлана ала.

2. Билгеләре

• Акрынлап конъюнктиваль зарарланулар ясалу (рәс. 8. 22б).

• Зарарланулар тыгыз лайлалы сарылы-аклы төстәге бүлендек белән каплана ала (рәс. 8. 22в).

• Гиалинсыман матдәнең субэпителиаль утырмалары, алар күбесенчә фибрин һәм грануляцион тукымадан тора.

• Мөгезкатлауның җөйләнүе, тамырлануы, инфекцион ялкынсынуы яки тукымаларның йомшаруы була ала.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвалау нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек түгел, әмма түбәндәге чаралар нәтиҗәле була ала.

1. Ясалуларның нигезеннән нокталы диатермокоагуляция ярдәмендә хирургик кисеп алу. Гади хирургик резекция өстәмә дәвалаусыз күп очракта рецидивларга китерә.

2. Урынлы дәвалау

• Хирургик кисеп алудан соң кичектермичә һәр сәгать гепарин тамыза башларга һәм стероидларны яраның реэпителизациясе булганга кадәр кулланырга кирәк.

• Аннары гепаринны барлык ялкынсыну билгеләре беткәнчегә кадәр кулланалар.

• Рецидивта озак вакыт циклоспорин һәм стероидлар кулланалар.

3. Башка чаралар

• Вена эченә яки урынлы яңа килеш туңдырылган плазминоген кертү.

• Ясалуны кисеп алганнан соң конъюнктивага амниотик яры трансплантациясе.

• Профилактик максатлар белән киләсе теләсә нинди күз операцияләре алдында гепарин кулланырга кирәк.

Дифференциаль диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Конъюнктиваль гранулемаларның башка сәбәпләре дә була ала: чит җисемнәр, амилоид утыру, «мәчеләр тырмалау» чире, төенле офтальмия, туберкулез һәм Кимура чире.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.
  1. V. Schuster, Mingers A. M., S. Seidenspinner et al. Homozygous mutations in the plasminogen gene of two unrelated girls with ligneous conjunctivitis // BloodAmerican Society of Hematology, Elsevier BV, 1997. — ISSN 0006-4971; 1528-0020PMID:9242524
  2. Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.