Фидаил Шакиров
| Туган телдә исем | Фидаил Нури улы Шакиров |
|---|---|
| Туган | 18 август 1954 СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Бөрбаш |
| Үлгән | 8 сентябрь 2005 (51 яшь) РФ, ТР, Казан |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе |
| Һөнәре | |
| Бүләк һәм премияләре | РСФСР чемпионы Татарстан чемпионы |
Фидаил Шакиров, Фидаил Нури улы Шакиров (Фидаил Нуриевич Шакиров; 1954 елның 18 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Бөрбаш ― 2005 елның 8 сентябре, РФ, ТР, Казан) ― спортчы (көрәшче), милли спорт төрләре буенча РСФСР спорт мастеры (1972). Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры (1998). Муса Җәлил истәлегенә оештырылучы турнирның 6 мәртәбә җиңүчесе. 80 кг, 90 кг га кадәр авырлык категорияләрендә көрәшкән [1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1954 елның 18 августында Татарстан АССР Балтач районының Бөрбаш авылынында туган. Татар-башкорт көрәше белән балачактан ук мавыккан. Бертуганнары Дамир, Рафаэль, Наил, Сәет Шакиролар ― көрәшчеләр, авыл, район Сабан туйлары батырлары.
Бөрбаш мәктәбендә укыганда, Әлмәттә физкультура техникумын тәмамлаган Васил Габделхәй улы Гарифуллин (соңыннан милли көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы) оештырган көрәш түгәрәгендә шөгыльләнә башлаган. Ике ел шөгыльләнгәннән соң, яшьләр арасында Россиянең һәм Татарстанның чемпионы булу дәрәҗәсенә ирешкән. 1971 елда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлагач, бераз әлеге мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләп алган. Казан дәүләт ветеринария институтына (1994 елдан академия) укырга кергән. 1973―1978 елларда Казан ветеринария институтында укыган. Әлеге югары уку йортында татарча көрәш белән беррәттән классик көрәш белән дә шөгельләнгән (тренеры ― Мәгас Мөбәрәкша улы Сәхәбетдинов (1937―2013)[2]). Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры ярышларында даими катнашкан. Грек-рим көрәше төреннән спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсен үтәгән.
Ветеринария институтын тәмалаганнан соң, 1978―1980 елларда Татарстан АССР Актаныш районының «Октябрьнең 12 еллыгы» колхозында (үзәге Иске Сәфәр), 1980―1981 елларда ― Балтач районының «Правда» колхозында зоотехник булып эшләгән. 1981―1987 елларда ― Казан шәһәрендә сәүдә экспедиторы. 1987―1990 елларда ― Казан РСУ-8 дә төрле вазыйфаларда. 1990―1994 елларда ― юл-төзелеш оешмасында мастер. 1994 елдан бизнес белән шөгыльләнгән[3].
2005 елның 8 сентябрендә Казанда кинәт вафат булган. Туган авылы Бөрбаш зиратында җирләнгән.
Спорттагы уңышлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 17 яшендә көрәш буенча РСФСР чемпионатында җиңеп, спорт мастеры нормативын үтәгән: милли көрәш төрләре буенча РСФСР спорт мастеры (1972 ел).
- Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры (1998 ел).
- Татарстанның биш тапкыр батыры (1972, 1974, 1975, 1976, 1977).
- РСФСРның ике тапкыр батыры (1972, 1973).
- Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге республика ярышларында алты тапкыр җиңүче (1973, 1974, 1975, 1977, 1978, 1979)[4].
- Балтач (1972), Актаныш (1978, 1979), Идел буе― Бауман (1978, 1979), Ленин (1973, 1974) районнары Сабан туйларының абсолют батыры.
- Киров өлкәсе Малмыж шәһәре Сабан туеның биш тапкыр баш батыры (1973―1977 еллар)[5].
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Туган ягы Бөрбашта ел саен «РСФСРның һәм Татарстанның атказанган спорт остасы Фидаил Нури улы Шакиров истәлегенә татарча көрәш ярышлары» оештырыла[6][7].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Шакиров, Фидаил Нуриевич. academic.ru
- ↑ Выдающийся татарский борец и тренер Мягас Мубаракшинович Сахабутдинов. GONGTV Вконтакте, 7.09.2023
- ↑ Фидаиль Шакиров: борец.(үле сылтама) maximum.todaytimes.ru(рус.)
- ↑ Батырлык кирәк чакта. Газетабыз бәйгесенең 60нчысында җиңүчеләр күбрәк булачак. «Ватаным Татарстан», 07.02.2023
- ↑ Знаменитый борец Республики Татарстан. GONGTV Вконтакте, 13.03.2024
- ↑ Нурзада Сәмигуллин. Көрәшнең нигез ташы Бөрбашта. ТР Көрәш федерациясе сайты
- ↑ Фидаил Нури улы Шакиров истәлегенә көрәш буенча турнир узды (+фото). «Хезмәт», 14.03.2023
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 18 август көнне туганнар
- 1954 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Балтач районында туганнар
- 8 сентябрь көнне вафатлар
- 2005 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Көрәшчеләр
- Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаучылар
- Зоотехниклар
- Көрәш буенча РСФСР чемпионнары
- Россиянең спорт мастерлары
- Көрәш буенча Татарстан чемпионнары
- Татарстанның атказанган спорт осталары