Филарит Терегулов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Филарит Терегулов latin yazuında])
Филарит Терегулов
Туган 26 гыйнвар 1945(1945-01-26) (79 яшь)
Чишмә районы, БАССР, РСФСР, СССР яки Чишмә эшчеләр бистәсе, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Һөнәре университет профессоры
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d] һәм профессор

Филарит Терегулов   (26 гыйнвар 1945 ел) — педагог. Педагогия фәннәре докторы (1993), профессор (1994). Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (1997), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2005), Россия Табигать фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы (1995)[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Терегулов Филарит Шәрип улы 1945 елның 26 гыйнварында Башкорт АССРның Чишмә районы Чишмә авылында, хәзерге Башкортстан Республикасының Чишмә районы Чишмә бистәсендә туган.

1968 елда Бөре педагогия институтын тәмамлый. Шул елда Чишмә районының Иске Муса урта мәктәбендә укытучы булып хезмәт юлын башлый.

1970 елда Иске Муса урта мәктәбе директоры итеп тәгаенләнә.

1971-1974 елларда БАССР Мәгариф министрлыгы инспекторы, 1977 елдан Башкорт дәүләт университетында эшли. 1981 елдан алып Башкорт дәүләт педагогия университетында: 1982-1984 елларда башлангыч белем факультеты, 1993-1999 елларда педагогика һәм психология факультеты, 2004-2006 елларда мәгарифнең җитәкче хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү факультеты деканы, бер үк вакытта 1984-1985 елларда педагогика, 1994-2004 елларда педагогик теорияләр һәм технологияләр кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Терегулов Филарит Шәрип улы 1993 елда Чиләбе дәүләт университетында докторлык диссертациясе яклый. Аның фәнни эшчәнлеге алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнү һәм куллану, формалаштыручы биосоциаль педагогика проблемаларына багышланган . Терегулов шулай ук үзе нигезләгән теориянең педагогикада билгеле агымнар һәм концепцияләр белән үзара бәйләнеше буенча теоретик эшләр циклы башкара. Филарит Шәрип улы тикшеренүләр нәтиҗәсен практикага кертүгә зур игътибар бирә. Аның тарафыннан «алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнү, гомумиләштерү һәм җәелдерү өчен методик тәкъдимнәр» төзелә (Уфа, 1991). Педагогик югары уку йортлары студентлары өчен «Передовой педагогический опыт. Проблемы теории и практики» махсус курс прораммасы бастырып чыгара (1991). «Башкортстан Республикасының 1993-1998 елларда мәгариф үсеше программасы» конкурсы җиңүчесе һәм аның авторларының берсе. Башкорт дәүләт педагогия университеты каршындагы диссертация Советы әгъзасы, аспирантларның һәм дәгъва итүчеләрнең кандидатлык эшләре белән гыйльми җитәкчелек итә (6 кеше)[1].

Филарит Шәрип улы Терегулов тарафыннан социогеном турында тәгълимат нигезләнә, Галәм барлыкка килүнең топологик‑генетик теориясе эшләнә. 150‑дән артык фәнни хезмәт авторы.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (1997)

Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2005).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Передовой педагогический опыт: Теория распознавания, изучения, обобщения, распространения и внедрения //Педагогика. — 1991
    • Учителю о передовом педагогическом опыте. — Уфа: Башҡортостан китап нәшрияты, 1999,
    • Материя и её сознание. М., 2002;
    • 1991; Генетическая теория Вселенной. Уфа, 2006.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Террегулов Филарит Шәрип улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Терегулов Филарит Шарифович