Филипинда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Филипинда ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Филипинда ислам (тагал. Islam sa Pilipinas ) — Филипин территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Филипин халкының (109 млн 581 мең кеше) 8,00 % ы (7 млн 913 мең кеше) (бөтен дөнья мөселманнарының 0,45 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Филипинның күпчелек мөселманнары шәфигый мәзһәбендәге сөнни ислам агымы вәкилләре, илдә әхмәдия мөселманнары азчылыгы да бар[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Филипинда дин Испания империясенең(ингл.) көчле йогынтысында урнашкан. Ил испан короле (Филипп II(ингл.)) исемен йөртә, ил халкының якынча 81 % ы - Рим католик чиркәве христианнары. Калган 11 % диндарлар — башка христиан конфессияләре вәкилләре, 8 % — илнең көньяк-көнбатыш өлешендә яшәүче мөселманнар[3] .

Филипинның күпчелек мөселманнары Минданао утравында, Сулуда(ингл.) һәм Палаванда яши. Минданао мөселман автономияле районы (ММАР) — Филипинның күбесенчә мөселманнар яши торган өлкәләрдән торган регионы: Басилан (Исабела шәһәреннән кала), Ланао-дель-Сур, Магуинданао, Сулу һәм Тави-Тави, шулай ук Марави ислам шәһәре. Бу — Филипинның үз хөкүмәте булган бердәнбер регионы. Төбәк башкаласы (шәһәр аның юрисдикциясенә керми) — Котабато шәһәрендә урнашкан. Мөселман халкы булган башка провинцияләр — Төньяк Котабато, Көньяк Котабато, Солтан Кударат һәм Замбоанга ярымутравы. Алар ММАР составында түгел.

2019 елда үзәк хөкүмәт ММАР урынына Бангсаморо(ингл.) автономияле районы төзи[4].

Филипинда ислам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселман төбәкләре яшел төстә

1380 елда беренче гарәп сәүдәгәре Кәрим Әл-Мәкдүм Филипиндагы Сулу һәм Джоло архипелагына килеп җитә һәм сәүдә аша утрауның берничә төбәгендә ислам динен урнаштыра.

1390 елда Минангкабау шаһзадәсе Раджа Багинда (Rajah Baguinda) һәм аның тарафдарлары ислам динен кабул итә.

Алга таба Филипинда ислам Кытай мөселманнары, Һиндстан мөселманнары һәм фарсылар тарафыннан кертелгән.

XIV гасырда төзелгән Шәйх Кәрим Әл-Мәкдүм мәчете(ингл.) — Филипинның беренче мәчете булып санала[5].

Филипинның Ислам урнашкан өлкәләре булып илнең көньягында урнашкан Магуинданао солтанлыгы, Сулу солтанлыгы, Ланао солтанлыгы һәм Көньяк Филипинның башка төбәкләре тора.

1565 елда Мигель Лопес де Легаспи җитәкчелегендәге Испания флоты Филипинга килгән. Испаннар үзләрендәге маврларга охшатып, Филипин мөселманнарын моро дип атаган. 1570 елда алар Бруней солтанлыгына(ингл.) буйсынган Манила патшалыгының мөселман раджасы Сөләйман III каршылыгы белән очраша.

Моро халкы 400 елдан артык Испания, Америка һәм Япония идарәләренә каршылык күрсәтә. Испаннар, америкалылар, японнар һәм филипиннарга каршы көч кулланып көрәшү Бангсаморо (мөселман милләтенең) дүрт гасырлык «милли-азатлык хәрәкәте»нең бер өлеше буларак карала. Филипин дәүләтеннән бәйсез мөселман дәүләте төзү өчен көрәш дәвам итә.

1898 елда Филипин АКШ кулына күчә, 1901—1939 елларда АКШның утрау хөкүмәте тарафыннан идарә ителә.

1942 елда, Икенче бөтендөнья сугышы чорында, Япон империясе гаскәрләре Минданаога бәреп керә һәм аны яулап ала. Җирле моро мөселманнары японнарга каршы фетнә күтәрәләр. Өч елдан соң, 1945 елда, АКШ һәм Филипин берләшкән гаскәре ярдәмендә җирле партизан отрядлары япон гаскәрләрен тулысынча тар-мар итә.

1969 елдан башлап Филипин үзәк хөкүмәте һәм Минданао утравында актив мөселман сепаратистларының кораллы төркемнәре арасында низаг(ингл.) бара.

Ислам динен яңарак кабул иткән филипинлыларның саны арта, алар халыкта Балик Ислам (исламга кайту) буларак танылган. Алар фикеренчә, филипинлылар Испания колонизаторлары килгәнче мөселман булган, испаннар илгә католик динен көчләп таккан[6].

Оешма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселманнар эшләре идарәсе — Филипинлы мөселманнар эшләре буенча милли комиссия (Pambansang Komisyon sa mga Pilipinong Muslim) хөкүмәт оешмасы булып тора. Аның максаты — мөселман филипинлыларның хокукларын яклау һәм аларның Филипин дәүләте тормышында актив катнашуын тәэмин итү[7].

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]