Филиппиннар гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Филиппиннар гимны latin yazuında])

Хулиан Фелипе
Хосе Пальма

“Lupang Hinirang” (Күңел тарткан ил) — Филиппиннар дәүләт гимнының әдәби атамасы. Бу сүзләр тагал (пилипино) телендәге текстыннан, аның өченче юлыннан алынган.
Гимнның сүзләре Хосе Пальма (Jose Palma) тарафыннан 1898 елда испан телендә язылган “Филиппиннар” (“Filipinas”) шигыреннән алынган. Ә көен Хулиан Фелипе (Julian Felipe) 1899 елда иҗат иткән. Көйязарга колонизаторлардан котылган дип саналучы яңа ил өчен дәүләт гимны язарга фатиханы президент Эмилио Агинальдо (Emilio Aguinaldo) үзе биргән. Фелипе чыгарган көйне Агинальдо бик ошаткан. Һәм үзләрен азатлыкка ирешкән дип тоючы филиппинлылар яңа милли җырны хуплап каршы алганнар. Әсәрне шунда ук “Филиппин милли маршы” дип атаганнар.
Чынбарлыкта исә испаннар бу утрауларны... 20 миллион доллар бәрабәренә АКШка сатып җибәргән булганнар. Америкалылар идарә итә башлагач, гимнны инглиз теленә дә тәрҗемә иткәннәр һәм аңа “Филиппиннар гимны” (The Philippine Hymn) дип исем куйганнар. Ләкин аны... АКШ байрагын күтәргәндә генә җырларга мөмкин булган. Ә инде Филиппиннар 1946 елда де-юре бәйсезлек алгач, хөкүмәт аны җирле телдә җырлауны хуплаган. 1948 елгы версиясендә гимн O Sintang Lupa дип исемләнгән булган. Аны Рамон Магсайсай (Ramon Magsaysay) президентлыгына кадәр кулланганнар. Соңгысы үз хөкүмәтенә Фелипе көенә пилипино телендә яңа сүзләр язу турында кайгыртырга боерык биргән. Боерык 1956 елда, президентның фаҗигале үлеменнән соң бер ел үткәч, үтәлгән.
Фелипе де Леон (Felipe de Leon) президент булган 1960 нчы елларда гимн текстына аз-маз төзәтмә ясап, яңа версияне эшләгәннәр. Соңгы үзгәрешләр 1998 елда кертелгән.[1]

Гимнның башлангыч һәм гамәлдәге текстлары, тәрҗемәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Lupang Hinirang” гимны текстының бүгенге редакциясе, дәүләт һәм милләтләр аралашуы теле булган ясалма пилипино (филиппин) теленнән тыш, дөньякүләм инглиз, испан, киң таралган җирле тагал, илокано, себуано, һилигайнон, бикол, пангасинан телләренә дә тәрҗемә ителгән. [2]

Пилипино телендә

(рәсми текст)

Пилипино теленнән

шигъри тәрҗемә

Испан телендә

(башлангыч текст)

Bayang magiliw,

Perlas ng silanganan,

Alab ng puso

Sa dibdib mo’y buhay.

Lupang hinirang,

Duyan ka ng magiting,

Sa manlulupig

Di ka pasisiil.


Sa dagat at bundok,

Sa simoy at sa langit mong bughaw,

May dilag ang tula

At awit sa paglayang minamahal.

Ang kislap ng watawat mo’y

Tagumpay na nagniningning;

Ang bituin at araw niya,

Kailan pa ma’y di magdidilim.


Lupa ng araw, ng luwalhati’t pagsinta,

Buhay ay langit sa piling mo;

Aming ligaya na ‘pag may mang-aapi,

Ang mamatay nang dahil sa ‘yo.

Сөекле Ватан,

Шәрык энҗе бөртеге,

Дәртле янучы

Йөрәгең бакыйлык.

Күңел тарткан ил,

Син кыюлар бишеге,

Илбасарларга

Бирелмәслек алып.


Диңгез дә, таулар да

Һәм һава да, һәм биек күкләр дә

Дан җырлыйлар сиңа,

Азатлыкка мәдхия-шигырьләрдә.

Синең байрагыңның очкыннары –

Бөек җиңүләрдән,

Ай-кояшы аның, йолдызлары —

Мәңгелек сүнмәс ямь.


Күмелгәнсең, Ватан, шәфәкъ нурларына,

Синең куеныңда тормыш – җәннәт;

Дошман аяк басса әгәр туфрагыңа,

Синең өчен үлем — мең ләззәт.

Tierra adorada

Hija del sol de Oriente,

Su fuego ardiente

En ti latiendo está.

¡Tierra de amores!

Del heroísmo cuna,

Los invasores

No te hollarán jamás.


En tu azul cielo, en tus auras,

En tus montes y en tu mar

Esplende y late el poema

De tu amada libertad.

Tu pabellón, que en las lides

La victoria iluminó,

No verá nunca apagados

Sus estrellas ni su sol.


Tierra de dichas, del sol y amores,

En tu regazo dulce es vivir.

Es una gloria para tus hijos,

Cuando te ofenden, por ti morir.

  1. https://en.wikipedia.org/wiki/Lupang_Hinirang
  2. https://tl.wikipedia.org/wiki/Lupang_Hinirang