Филип Вуянович
Филип Вуянович | |
---|---|
3нче Каратау президенты | |
Вазыйфада 2003 елның 22 мае – 2018 елның 22 мае | |
Каратау Скупщинасы рәисе | |
Вазыйфада 2002 елның 5 ноябре – 2003 елның 19 мае | |
Аңа кадәр | Весна Перович |
Дәвамчысы | Ранко Кривокапич |
Каратау премьер-министры | |
Вазыйфада 1998 елның 5 феврале – 2002 елның 5 ноябре | |
Аңа кадәр | Мило Җуканович |
Дәвамчысы | Драган Җурович (в. б.) Мило Җуканович |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 1 сентябрь 1954 (70 яшь) Югославия, Белград |
Сәяси фирка | фиркасез |
Белем | Белград университеты |
Фи́лип Ву́янович (крт. Филип Вујановић, Filip Vujanović, 1954 елның 1 сентябре, Югославия, Сербия автоном округы, Белград) — Каратау сәясәтчесе, 2003 — 2018 елларда Каратау президенты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1954 елның 1 сентябрендә Югославиянең Сербия мохтариятлы округы башкаласы Белградта туган. 1978 елда Белград университетының юридик факультетын тәмамлаган.
1978-1980 елларда Белград округ прокуратурасында хезмәткәр.
1980-1981 елларда Титоград округы судында сәркатип.
1982-1993 елларда адвокат.
1993-1995 елларда Каратау юстиция министры.
1998-2005 елларда Каратау премьер-министры.
2002 елда Каратау Скупщинасы рәисе.
2003 елның 11 маенда Каратау президенты итеп сайланган. 2003 елның 22 маеннан Каратау президенты.
2006 елның маенда Каратау бәйсезлеге игълан ителә.
2013 елның 7 апрелендә президент сайлауларында сайлаучыларның 51,2 % тавышын җыеп, яңа мөддәткә президент итеп сайлана.
Каратауның Европа Берлегенә һәм НАТОга керү сәясәте тарафдары.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Светлана. Кызлары Татяна, Нина, улы Данило.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Президент сайтында тәрҗемәи хәле 2015 елның 24 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)