Эчтәлеккә күчү

Финанс идарәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Финанс идарәсе latin yazuında])
Финанс идарәсе
 Финанс идарәсе Викиҗыентыкта

Финанс менеджменты — сайланган гомуми стратегия кысаларында менеджмент критерийларына һәм өстенлекләренә туры китереп, куркынычларны оптимальләштерү максатыннан оешманың акча агымнарын идарә итү системасы. Финанс менеджменты маркетинг белән аерылгысыз бәйләнгән[1].

Финанс идарәсе — фирманың тотрыклы усешен тәэмин иту максатында аның акча ресурслары һәм агымнары белән идарә иту ысул, тры һәм кагыйдәләре җыелмасы.

Финанс белән идарә итү турында

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Финансистларның төп союздашлары булып һәрвакыт бухгалтерлар, ягъни фирма эшенең акчага күчерелгән нәтиҗәләре турында мәгълүматны тиз арада алучы һәм анализлаучы белгечләр торалар. Шундый мәгълүматтан башка фирма җитәкчеләре бизнесның ни дәрәҗәдә уңышлы баруы һәм анда киләчәктә түли алмау, хәтта банкротлык китереп чъвгарырлык проблемаларның булу-булмавын төгәл белә алмыйлар.

Хәзер фирмалар белән идарә итү технологиясендә тагын бер мөһим өлкә барлыкка килде: ул — мәгълүмат технологияләре. Бу өлкәдәге белгечләр фирма эшчәнлегенең барлык яклары турында мәгълүматны тиз алырга һәм эшкәртергә мөмкинлек бирүче техник һәм программ системалар төзү белән шөгыльләнәләр. Моннан башка хәзерге тиз үзгөрүчән дөньяда бухгалтер да, финансист та, маркетолог та, фирма менеджеры да эшли алмый.

  1. ↑ Шеметев А. А. . — ISBN 978 -5- 88425 -243-1.
    • Беннинга Ш. Финансовое моделирование с использованием Excel = Financial Modeling. — М.: Вильямс, 2006. — 592 с. — ISBN 0-262-02482-9.
    • Берман К., Джо Найт, Джон Кейз. Финансы для нефинансовых менеджеров: как понимать цифры финансовых отчётов = Financial Intelligence: A Manager's Guide to Knowing What the Numbers Really Mean. — М.: Вильямс, 2006. — 256 с. — ISBN 1-59139-764-2.
    • Ван Хорн Дж. С., Вахович Джон М. Основы финансового менеджмента = Fundamentals of Financial Management. — 12-е изд. — М.: Вильямс, 2007. — 1232 с. — ISBN 0-273-68598-8.
    • Добровольский Е. Ю., Карабанов Б. М., Боровков П. С., Глухов Е. В., Бреслав Е. П. Бюджетирование: шаг за шагом. — СПб.: Питер, 2009. — 448 с. — ISBN 978-5-469-00712-8.