Финә Вәлиева
Күренеш
| Финә Вәлиева | |
|---|---|
| Туган | 8 гыйнвар 1969[1] (56 яшь) Гарибаш, Шулгановский сельсовет[d], Тәтешле районы, БАССР, РСФСР, СССР[1] |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты |
| Һөнәре | театр актеры |
| Бүләк һәм премияләре | |
Вәлиева Финә Мансур кызы (8 гыйнвар 1969 ел; БАССР, Тәтешле районы, Гәрибаш) — Уфа дәүләт «Нур» татар театры актеры (2003 елдан). 1999 елдан Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган (2003) һәм халык (2013), Татарстан Республикасының атказанган (2021) артисты.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Финә Мансур кызы Вәлиева 1969 елның 8 гыйнварында БАССРның Тәтешле районы Гәрибаш авылында туган.
1996 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетында актерлар бүлеген тәмамлый.
Институт тәмамлаганнан соң Салават башкорт дәүләт драма театрында эшли, 2003 елдан бирле — Уфа «Нур» татар дәүләт театрында эшли.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ире Илдар — «Нур» театры режиссеры.
Спектакльләрдәге рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Әминә — «Гөлбәдәр», Ф. Бүләков,
- Чара «Не уходи в ночь», А. Винокуров,
- Галиябану — «Галиябану», М. Фәйзи,
- Пансионат тәрбияләнүчесе — «Җырчы кош», Р. Н. Гюнтекин,
- Маша — «Өч кыз үз, Еллар үткәч...», А. П. Чехов, Л. М. Зайкаускас сәхнәләштерүендә,
- Гөлшаян — «Страсти-мордасти», М. Әмир,
- Ана — «Чүлмәкче сере», А. Кашфуллин,
- Фания-Фена — «Күңелнең көмеш кыллар» Д. Салихов,
- Минзилә — «Вөждансыз апа», А. Иделбаев,
- Ямал — «Кияү», Х. Ибраһимов,
- Нурия — «Бер көн начала...», Э. Яһүдин
- Юлбикә — «Хатын түгел, ә шайтан», Д. Салихов,
- Нәгыймә — «Банкрот», Г. Камал.
Мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2003)
- Башкортстан Республикасының халык артисты (2013)
- Татарстан Республикасының атказанган артисты (2031) [2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
- ↑ Вәлиева Финә Мансур кызы.(үле сылтама) Нур театры
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Башкорт энциклопедиясе — Вәлиева Финә Мансур кызы 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган(Тикшерелгән 7 гыйнвар 2018)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Язмыш ролләрне шулай бүлде 2013 елның 9 декабрь көнендә архивланган
- Уфа дәүләт татар театры «Нур»