Фиранги Дэвал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фиранги Дэвал latin yazuında])
Фиранги Дэвал.

Фиранги Дэвал, шулай ук Дэвалваси буларак мәгълүм ул Һиндстанда, Гөҗаратта, Бһавнагар районында Маһува янында Калсар авылында урнашкан борынгы ашрам һәйкәле.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 7-енче гасырда Майтрака хөкеме вакытында төзелгән булган.[1][2] Биредә яу килсә гражданнарны мәгълүм итү өчен гыйбадәтханәдә байрак эленеп куелган дип сөйлиләр. Гыйбадәтханә диңгездән якынча ике километр арада. Бу расламаны тарихи исбатлау мөмкин түгел.[1] Ул дәүләт тарафыннан саклана торган һәйкәл булып тора (S-GJ-33).[3] Аны хәзер бик әз саклап торалар.[4] Равишанкар Равал гыйбадәтханәне беренче мәртәбә 1947-48 елларда Кояш Ашрамы буларак тасвирлаган.[2] Ашрам Билешвар, Висавада һәм Сутрапада ашрамнарына якын.[5]

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу көнчыгышка юнәлгән ашрам планы буенча бераз озынча һәм аның алдында кечкенә “мандапа” залы бар. Корылма тигез “упапитха”да, плинтуста төзелгән. Стеналар “Дантавали” булган иң өске урыннан кала тигез, өрлекнең очының киселгән тасмасы түбәсендә кече “капота” белән. Ашрам өстендә өс-корылма “тритала” итеп, өч сызык итеп төзелгән, бөтенлесенең 4, 3 һәм 2 тәртибендә “Карнакута” киселүләре бар. Иң өстәге таҗ таш юк, ул “Сала-шихара” булырга мөмкин булган.”Мандапа”ның шулай ук өскорылма “вимана”сы бар тагын бер сызык бар, ул “вимана”ның фронтонын түшәм аша җибәрә. Таҗ ташының зур “Сурпа”сы бар, аның алдында чыгып торучы “Чандрасала”. Ике өскорылманы да бизәү өчен “Карнакута” кулланыла, әмма монда алар “Чайтья” тәрәзәләре белән бизәлмәгән.[2] Ташларны беркетү өчен раствор кулланылмаган.[5] Ашрам хәзер табыну өчен кулланылмый һәм анда берәр-нинди пот яки сын юк. Ашрам мөгаен Буддачылык яки Браминик изге урыны буларак кулланылган, моны “Вимана”ның сызыкларында “Чайтья” тәрәзәләреннән белеп була.[1][2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 મહુવા નજીક કળસારમાં છે, મૈત્રક સમયનું ૭મી સદીનું ફિરંગી દેવળ (gu) (28 December 2016). 30 December 2016 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Nanavati, J. M. (1969). «The Maitraka and the Saindhava Temples of Gujarat». Artibus Asiae. Supplementum 26: 33–40, 53. DOI:10.2307/1522666.
  3. Monuments of Bhavnagar district (gu) (26 December 2016). әлеге чыганактан 2016-12-30 архивланды. 30 December 2016 тикшерелгән.
  4. બેદરકારીને લીધે પુરાતન સ્થાપત્યોનું સૌંદર્ય નષ્ટ (gu) (21 October 2011). 30 December 2016 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 Sompura, Kantilal F. (1968). The Structural Temples of Gujarat, Upto 1600 A.D.. Gujarat University. pp. 93. https://books.google.com/books?id=dXTqAAAAMAAJ.