Фиргать Бәйрәмгулов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фиргать Бәйрәмгулов latin yazuında])
Фиргать Бәйрәмгулов
Туган Баймак районы
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре public health physician, табиб

Бәйрәмгулов Фиргать Мидхәт улы (9 май 1960 ел) — галим-анестезиолог-реаниматолог, сәламәтлек саклау һәм җәмәгать эшлеклесе. 2003-2017 елларда Башкортстан перинаталь үзәгенең баш табибы. Медицина фәннәре кандидаты. Башкортстан Республикасының атказанган табибы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фиргать Мидхәт улы Бәйрәмгулов 1960 елның 9 маенда Башкорт АССРның Баймак районы Әхмәр авылында туган. Урта мәктәпне туган авылында тәмамлый.

1975-1979 — Сибай медицина училищесына укый. Аннары «Ирәндек» совхозының участок дәваханәсендә фельдшер-акушер булып эшли.

1979-1981 — чакыру буенча хәрби хезмәттә була, аны ССРБ Дәүләт иминлеге комитетының Чик буе гаскәрләрендә үтә.

1981-1988 — Башкорт дәүләт медицина институтының кичке бүлегендә «Дәвалау эше» факультетында укый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1981-1988 — Уфа шәһәре 21 нче шәһәр клиник дәваханәсендә хирургия, эндокринология бүлегендә медбрат булып эшли.

1988-1989 — анестезиология һәм реанимация бүлегендә табиб-интерн.

1989-1999 — Җөмһүрият кискен агуланулар һәм терапевтик реанимация үзәгендә табиб анестезиолог-реаниматолог.

1999 — 2 нче Җөмһүрият клиник дәваханәсенең III терапия бүлеге мөдире.

1999 елның августыннан 2003 елга кадәр — 2 нче Җөмһүрият клиник дәваханәсенең баш табибы.

2003 елда БР Президенты каршындагы Башкорт дәүләт һәм идарә хезмәте академиясеннән дәүләт муниципаль идәрәсе менеджеры бүлеге буенча тәмамлый.

2003 елдан — «Җөмһүрият перинаталь үзәге» дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы.

"РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс академиясе"нең Уфа филиалында өстәмә белем ала, икътисадчы[1]

Дәүләт бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе ГБУЗ "Җөмһүрият перинаталь үзәге"нә нигез салынганнан бирле, бу үзенчәлекле медицина учреждениесен булдыруга, аны белгечләр һәм матди тәэмин итүгә күп көч салган, әһәмиятле өлеш керткән баш табиб Фиргат Мидхәт улы Бәйрәмгулов җитәкли.

Перинаталь үзәкне ачу республикада демографик ситуацияне яхшырту мөһимлеге белән аңлатыла. Ул елларда мин 2нче санлы Республика клиник дәваханәсендә баш табиб булып эшли идем, һәм республика җитәкчелеге миңа яңа барлыкка килгән учреждениене җитәкләргә тәкъдим итте. Миңа нульдән башларга туры килде — бинаны киләчәктә медицина учреждениесе функциясен үтәрлек дәрәҗәгә китерергә, коллектив формалаштырырга кирәк иде. Яңа медицина үзәгендә тәүге хезмәткәрләр — алар баш бухгалтер һәм кадрлар бүлеге начальнигы булды. 4 ай давамында без коллектив туплау, кирәкле җиһазларны урнаштыру бурычын үтәдек. Үзәкне тантаналы ачу 2003 елның декабрендә үтте. 13 ел эчендә безнең команда республика сәламәтлек саклау өлкәсендә позитив имиджга ия булды. Без күп уңышка ирештек, шул исәптән матди-техник базаны үстерү планында 2016 ел, Ф. М. Бәйрәмгулов.

Аурупа күләмендәге инвентарьлар белән тәэмин ителгән перинаталь үзәкнең яңа корпусы Аврора урамында урнашкан. Бу проектка тиң матур бина Россиядә юк. «Ростехнологияләр» дәүләт корпорациясе заказын венгр компаниясе ПЭТРУСКо җентекләп эшли. Палаталар корпусы мәйданы 24000 квадрат метр тәшкил итә.

Башкортстан халкының ихтяҗын тормышка ашыру максатында, алдагы перспективада амбулатория-поликлиника хезмәтенең дә яңа бинасы булырга тиеш дигән фикер яши.

Баштарак югары һөнәри югарылыктагы кадрлар кирәк була, чөнки халык катлаулы проблемалары белән килә.

Хәзер яшь белгечләрне укытып, аларга һөнәри үсешкә мөмкинлек бирү каралган. Бүлек мөдирләре һәм баш белгечләр чит ил клиникаларында белемнәрен камилләштереп, монда республикада бер җирдә дә эшләнмәгән уникаль операцияләр ясыйлар.

Россиянең һәм чит илдәге әйдәүче клиникаларында укыган 112 югары класслы белгеч әзерләнгән, клиника белгечләр белән тулысынча тәэмин ителгән.

Ветераннар советы зур ярдәм күрсәтә. 2003 елда перинаталь үзәкнең эмблемасы, ә 2013 елда, 10 еллык юбилейга, учреждениенең гимны булдырыла.

Музей булдыру планы да күз уңында тотыла. Җөмһүрият перинаталь үзәге Ф. Кургаев истәлегенә үткәрелгән ел саен кабатланган ярышларда катнаша[2].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ике кызы һәм улы бар.Хатыны һәм олы кызы — табиблар, Җөмһүрият перинаталь үзәгендә эшлиләр.

Һөнәри казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйрәмгулов Фиргать Мидхәт улы 30 дан артык тикшеренү, шул исәптән 4 монография авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы
  • Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау алдынгысы
  • БР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты һәм Мактау Грамотасы
  • БР эчке эшләр министры Мактау Грамотасы
  • Уфа шәһәр округы Мактау Грамотасы
  • «Кала алдында хезмәте өчен» күкрәк билгесе (Уфа, 2008).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://nailtimler.com/people_page/people_02b/bayramgulov_firgat_midhatovich.html Фирғәт Миҙхәт улы Байрамғолов
  2. Деловой мир Башкотостана, 09.05.2020(үле сылтама)