Фирдәвес Бәширова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фирдәвес Бәширова latin yazuında])
Фирдәвес Бәширова
Туу датасы: 14 октябрь 1945(1945-10-14) (78 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Ишембай
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1970—х. в.
Юнәлеш: шигърият
Жанр: шигырь, поэма
Иҗат итү теле: татар, башкорт
Дебют: «Минем йөрәк сезнең өчен тибә» (Казан, 1987)
Бүләкләр:
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
БР атҡазанган мәдәният хезмәткәре
Яшәү җире Чистай урамы[1]

Фирдәвес Тимербулат кызы Бәширова (баш. Фирҙәүес Тимербулат ҡыҙы Бәширова. 1945 елның 14 октябре, Ишембай[2])— Татарстанда яшәүче башкорт шагыйрәсе, җәмәгать эшлеклесе, 1997 елдан Башкортстан Республикасының язучылар Берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасы башкортлары корылтае рәисе. Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы ордены кавалеры һәм атҡазанган мәдәният хезмәткәре (2005).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фирдәвес Тимербулат кызы Бәширова 1945 елның 14 октябрендә Ишембайда туган. Чиләбе дәүләт педагогия университетында югары белем ала, уку йортын 1971 елда[3].тәмамлый.

1968 елдан башлап, студент чорында ук, Аргаяш районы мәктәпләрендә һәм Бәләбәй машиналар төзү техникумында педагог булып эшләй. 1977 елдан башлап Фирдәвес Тимербулат кызы Яр Чаллы шәһәрендә яши, анда Кама автомобиль заводында һәм Автозавод районы башкарма комитетында эшли.

1986-1989 елларда Бәширова «Ләйсән» әдәби берләшмәсенең җитәкчесе иде. Бер ел дәвамында (1998-1999) Татарстан Республикасы буенча Министрлыгы региональ һәм Россия Федерациясенең төбәк һәм милли сәясәт Министрлыгының белгече булып жезмәт иткән. 1998 елдан алып 2012 нче елга чаклы — Татарстан Республикасы башкортлар Корылтае рәисе, Казан башкортларының «Башкорт йорто» (1998 елдан)[3]. Милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе. Озак вакыт (1991 елдан) эшләде Татарстан Президенты[4] аппаратында җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм милләтара бәйләнешләр бүлегенең баш [./https://ru.wikipedia.org/wiki/Референт референты.] 1995 елдан Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты әгъзасы, 2013 елга кадәр — Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты әгъзасы, Бөтендөнья башкортларының өч корылтае делегаты [2].

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фирдәвес Тимербулат кызы Бәширова Йәдкәр Әхәт улы Бәшировның җәмәгате [5]. Казанда яши.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фирдәвес Бәшированың иҗат юлы мәктәптә укыган чорда ук башланды [4]. Тәүге шигырьләре «Учларда кояш» (Чиләбе, 1970), «Чаллы — минем яшьлегем» (Казан, 1979), «Яшь көчләр» (Уфа, 1981), «Кызлар җыры» (Казан, 1984) күмәк җыентыкларында басылып чыга. «Саташу» һәм «Мин кайтмасмын» поэмалары авторы, «Минем йөрәк сезнең өчен тибә» (Казан, 1987), «Көтәм җылы сүзләрең» (Казан, 1994) һәм «Үҙ яҙҙарыма ҡайтам» (Өфө, 1996) поэтик җыентыклары һәм шулай ук Смакай тарихы турасындагы «Беҙ - Смаҡай» [./https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%BD%D0%B8%D0%B3%D0%B0 китабы] [4][6] авторы.

Башкорт һәм татар телләрендә яза. Кайбер әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителгән.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фирдәвес Тимербулат кызы Бәширова лаек булган бүләкләр:

  • Татарстан Республикасының Мактау Грамотасы (1995)[2]
  • «Казанның 1000 еллыгы» медале (2005)[2]
  • Халыклар Дуслыгы ордены (Башкортстан) (2011)[2][7]
  • «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (Татарстан Республикасы; 2005)[2].

1960 елда Ишембай.шәһәренең мактау пионеры булды, 1998 елда Бәшировага «КамАЗ төзелеше ударнигы» исеме бирелде, 2005 елда — « Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре»[2].

Библиографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәширова, Фирҙәүес Тимербулат ҡыҙы. Беҙ — Смаҡай ейәндәре [Текст] /Туймазы : Туймазинский вестник, 2014.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. — Уфа: Китап, 2006. — С. 78.
  • Рәшит Шәкүр. Тура ҡарап заман күҙҙәренә. «Башҡортостан» гәзите, 2015, 20 ноябрь[8].
  • Романов В. Живой родник творчества Фирдаус Башировой (К юбилею известной поэтессы и общественного деятеля) — «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015, 14 октябрь[9].(рус.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. бирелмәләр нигезе
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
  3. 3,0 3,1 Баширова Фирдаус Тимербулатовна. Башкирская Энциклопедия. 2015-06-09 тикшерелгән.(үле сылтама)
  4. 4,0 4,1 4,2 Фирдаус Баширова. Издательство «КИТАП». әлеге чыганактан 2015-06-23 архивланды. 2015-06-09 тикшерелгән.
  5. О родном крае с любовью рассказал в своей книге наш земляк Ядкар Баширов. Администрация МР Куюргазинский район. әлеге чыганактан 2015-06-23 архивланды. 2015-06-09 тикшерелгән.
  6. Три века смакая. Газета "Восход". әлеге чыганактан 2015-06-09 архивланды. 2015-06-09 тикшерелгән.
  7. Документы 4 октября 2011 года • № 191 (27426). Республика Башкортостан. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2015-06-09 тикшерелгән.
  8. «Башҡортостан» гәзите, 2015, 20 ноябрь, archived from the original on 2017-09-29, retrieved 2019-04-06 
  9. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок БИ не указан текст

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

оцифрованные произведения в Национальной библиотеке имени Ахмет-Заки Валиди Республики Башкортостан