Фирдәвес Әһлия
| Фирдәвес Әһлия | |
|---|---|
| Тугач бирелгән исеме: | Фирдәвес Әсәдулла кызы Әһлиуллина |
| Туу датасы: | 11 октябрь 1954 (71 яшь) |
| Туу урыны: | СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
| Милләт: | татар |
| Ватандашлык: | |
| Эшчәнлек төре: | шагыйрь |
| Иҗат итү еллары: | 1972—х. в. |
| Иҗат итү теле: | татар |
| Премияләр: | Абдулла Алиш премиясе (2023) |
Фирдәвес Әһлия (тугандагы исеме Фирдәвес Әсәдулла кызы Әһлиуллина; рус. Аглиуллина Фирдаус Асадулловна[1]; 11.10.1954, Казан, ТАССР, РСФСР, СССР) — балалар язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002)[2], Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1993),[3] Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты (2023).[4]
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фирдәвес Әһлия 1954 елның 11 гыйнварында Казанда эшче[3] гаиләсендә туган.[2]
Урта мәктәпне тәмамлагач, 1972—1977 елларда Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында укый.[3]
1978—1979 елларда Казан курчак театрында, 1981—1985 елларда Татарстан китап нәшриятында кадрлар бүлеге инспекторы, «Татарстан» журналы редакциясендә редактор-тәрҗемәче, 1996—1999 елларда[2] «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә сәнгать бүлеге мөдире һәм корреспонденты вазифаларын башкара. 2000—2007 елларда ул — Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты була. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әсәрләре табигать матурлыгы тәэсирендә туган һәм символик мәгънәгә ия булган поэтик образларга бай, кайбер шигырьләренә көйләр язылган.[2]
- Китаплары
- Йолдыз язмышы: докум. повесть һәм хикәяләр / кереш сүз авт. Р.Мостафин. -Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 144 б. — 5000 д.
- Ак күгәрчен: әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 48 б. — 30000 д.
- Кояш баласы: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. — 64 б. — 2000 д.
- Әлмәндәрләр әманәте: докум. повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 47 б. — 2000 д.
- Ай тулган төндә: докум. повесть. — Казан: Идел-Пресс, 2001. — 62 б. — 2000 д.
- Йөрәкнең соңгы кылы: докум. повестьлар, шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 270 б. — 2000 д.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1993)
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002)
- Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты (2023)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сафиуллин Ә. Фирдәвеснең «Кояш баласы» // Ватаным Татарстан. — 1999. — 13 окт.
- Мингалим Р. Әйе… // Мәдәни җомга. — 1999. — 12 нояб.
- Сафиуллин Ә. Әлмәндәр яши, Әлмәндәрләр яши… // Ватаным Татарстан. — 2001. — 23 нояб.
- Әхмәтҗанов М. Фирдәвес Әһлия иҗатына бер караш // Шәһри Казан. — 2004. — 22 окт.