Фирдәвис Ханов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фирдәвис Ханов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фирдәвис Ханов
Ф.Г.Ханов.jpg
Туган телдә исем Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов
Туган 7 сентябрь 1951(1951-09-07) (67 яшь)
ТАССР, Актаныш районы Актанышбаш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре төзүче-архитектор
Җефет Розалия
Балалар кызы Айгөл, юрист;
улы Марат, дизайнер
Ата-ана
  • Гайнетҗан (әти)
  • Һидая (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Сайт http://www.e-nkama.ru/uprava/structure/1741/38172/

Фирдәвис Ханов, Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов (1951 елның 7 сентябре, ТАССР, Актаныш районы, Актанышбаш) — күренекле архитектор, Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә, Түбән Кама районында һәм җөмһүриятнең башка районнарында төзелгән бик күп объектларның авторы һәм автордашы. 1990 елдан Түбән Кама шәһәренең һәм районының баш архитекторы, 1982 елдан ССРБ, РСФСР, ТАССР архитекторлар шурасы әгъзасы. ТР (2001) һәм РФ (2011) атказанган архитекторы. Түбән Кама шәһәренең мактаулы ватандашы (2016). 1994 елдан Түбән Камада «Актаныш якташлары» җәмгыятен җитәкли.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1951 елның 7 сентябрендә Татарстан АССР Актаныш районы Актанышбаш авылында мәгърифәтле алты балалы (дүрт кыз, ике ир балалы) гаиләдә өченче бала булып туган. Авыл мулласы булган бабасы Уфада дини белем алып, Ризаэтдин Фәхретдиннең үз кулыннан имамлыкка шаһәдәтнамә алган. Бригадада хуҗалык мөдире булып эшләгән әтисе Гайнетҗаннан улына тальян гармунда уйнау сәләте күчкән. Күмәк хуҗалыкта төрле эштә йөргән әнисе Һидая үзлегеннән гарәп язуын, латин язуын, кириллицаны да өйрәнгән, укытучы булып, авыл халкын укырга-язарга өйрәткән. Улының рәсем ясауга булган сәләтен дә беренче булып әнисе күреп ала. Актаныш урта мәктәбендә укыган елларында рәсем ясау буенча үз төбәгендә Фирдәвискә тиңнәр булмый, диярлек. Укытучылары, картиналар ясаудан тыш, стена газетасы чыгару, плакат язу кебек мәшәкатьле эшләрне аңа ышанып тапшыралар. Төрле сурәтләр, табигать пейзажлары төшерүгә кечкенәдән хирыс яшүсмерне зур өметләр баглап, башкалага озаталар. Ләкин Казан сәнгать мәктәбенә документларын тапшырырга соңга кала. Авылга кире кайтырга туры килә. Беренче баруда ук Казан төзүче-инженерлар институтына да керә алмый әле. Бер ел Казан фотожелатин заводында слесарь булып эшли, Байкал арты хәрби округында хәрби хезмәттә булып, яңадан әлеге заводка әйләнеп кайта. Заводта эшләүче һөнәри рәссамнардан майлы буяу белән ясау осталыгына өйрәнә, рәсем курсларына йөри. Ныклап әзерләнеп, икенче кат имтиханнарны «яхшы» билгеләренә генә биреп, Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. 1973-1978 елларда әлеге институтның архитектура-төзелеш факультетында укый. 1978 елда юллама белән яшь нефть химиячеләре шәһәре — Түбән Камага өлкән архитектор булып эшкә килә һәм шул елдан башлап, ул бер генә оешмада эшли.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елданТүбән Кама шәһәренең һәм районның баш архитекторы.

2001 елдан ТР төзелеш һәм архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының көнчыгыш төбәкара архитектура һәм төзелеш идарәсе җитәкчесе.

2006 елдан Түбән Кама районы башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе җитәкчесе, Түбән Кама шәһәре мэрының шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Кама ТЮЗы
  • 1982-1986 Түбән Кама авто-тимер юл вокзалы
  • 1983 Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсенә керү билгесе
  • 1985 Бөек Ватан сугышында Җиңү монументы (2005 елда реконструкция ясалган)
  • 1988-1989 Түбән Кама шәһәре җәмигъ мәчете (И. Сабитов, Р.И. Макуев белән берлектә; фасадларның бизәлеше 2005 елда төгәлләнгән)[1]
  • 1991 Шәһәр ЗАГСы бинасы
  • 1991 Түбән Кама шәһәренең Яшьлек урамында шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл (Бакый Урманче шәһәргә бүләк иткән бюстны кулланып)
  • 1992 Түбән Кама районы Кызыл Чишмә бистәсе мәчете
  • 1994 Тәзүчеләр проспектындагы сугышчы-интернационалистларга һәйкәл (рәссам В. Мәхмүтов белән берлектә)
  • 1995 Вахитов проспектындагы «Татарстан» Саклык банкы бинасы (2009 елда реконструкция ясалган)
  • 1995 «Түбәнкаманефтехим» җәмгыятенең боз сарае (ПКФ «Градостроитель» белән берлектә)
  • 1997 Яшьлек урамындагы «Теремок» нотариаль кантуры
  • 1997 Бакый Урманче урамында Бакый Урманчега һәйкәл проекты (Зилфәт Басыйров белән берлектә)
  • 1998 Түбән Кама районы Ильинка авылы янындагы «Мәйдан» спорт-мәдәният комплексы (Әхмәдияров А.Х., Сладков В.А. белән берлектә)
  • 1999 Химиклар проспектындагы нотариаль кантур
  • 1999 Түбән Кама районы Шәнгәлче авылына керү билгесе
  • 2001 Химиклар проспектындагы «Макдоналдс» кафесы фасады
  • 2001 Тынычлык урамындагы «PALMIRA» сәүдә үзәгенә реконструкция ясау (улы дизайнер Ханов М.Ф. белән берлектә)
  • 2001 Кызыл Чишмә бистәсендәге «Изге Чишмә» комплексы (Никольский В.В., Фәтхетдинов Ә.С. белән берлектә)
  • 2001 Октябрьгә 50 ел исемендәге мәйданда Н.В. Лемаевка һәйкәл (Сафин Р. белән берлектә)
  • 2002 Химиклар проспектындагы Е.Н. Королёвка һәйкәл (Әхмәдияров А.Х., Сафин Р. белән берлектә)
  • 2003 Химиклар проспектындагы 53нче санлы торак йорты проекты
  • 2003 Чулман урамындагы 10нчы мәктәп бинасы фасады
  • 2004 Түбән Кама шәһәр зиратын үзгәртеп кору
  • 2004 «Камател» фирмасының АТС бинасы (Гәрәева Э.Б. белән берлектә)
  • 2005 Спорт урамындагы 4 катлы гараж-машина кую бинасы
  • 2006 Химиклар проспектындагы «АЛМАЗ» сәүдә комплексы
  • 2008 Чулман урамындагы Саклык банкы бинасы
  • 2009 Олы Афанас авылындагы кунакханә белән автосервис бинасы
  • 2009 Түбән Кама шәһәренең Гагарин урамындагы мәчет (Улаева Е.В. белән берлектә)
  • 2011 Менделеев урамындагы «Росинкас» фирмасы бинасы
  • 2011 Бакый Урманче урамындагы ЗУЭС «Таттелеком» бинасы фасадларының реконструкциясе
  • 2012 Түбән Камадагы Муса Җәлил һәйкәле (Рәис Сафин, Әфләтүнов М. белән берлектә)[2]
  • 2013-2016 Кызыл Чишмә бистәсе «Яр буе» ял зонасының генераль планы (дизайнер А. Шәйдуллин белән берлектә)
  • 2012-2015 Габдулла Тукай исемендәге ял һәм уку паркы генераль планы һәм кечкенә архитектура формалары һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2001 Татарстан Республикасының атказанган архитекторы
  • 2004 Архитекторларның II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясап, җиңү яулый һәм «2004-2005 елда Россиянең иң яхшы архитекторы» дигән исемгә лаек була
  • 2005 III Халыкара «Зодчество-2005» фестиваль-конкурсы (Мәскәү) — бронза диплом иясе
  • 2005 «Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлеге» медале
  • «ТАССР оештырылуның 90 еллыгы» истәлекле медале
  • 2007 РФ Баш архитекторлар шурасының «Алтын Кентавр» билгесе
  • 2008 «Автоград-2008» төбәкара фестиваль-конкурсы җиңүчесе
  • 2009 «Автоград-2009» төбәкара фестиваль-конкурсы җиңүчесе
  • 2011 Бөтенроссия «Автоград-2011» фестиваль-конкурсы дипломанты
  • 2011 Россия Федерациясенең атказанган архитекторы — «архитектура өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен»
  • 2016 Түбән Кама шәһәренең мактаулы ватандашы — «Түбән Кама шәһәрендә социаль әһәмиятле объектларны проектлау һәм төзү эшенә керткән зур хезмәте һәм шәһәрнең җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашканы өчен»[3]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Архитектор Фирдәвис Ханов. Түбән Кама: «Гүзәл» МПҮ ҖЧҖ, 2016.[4]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Р. Зарипов. Милләтнең асыл заты. «Мәйдан»
  2. Фирдавис Ханов: Не хотелось далеко уехать от дома. «Элита Татарстана», 15.05.2016
  3. Галина Суздальцева. И на тенистой улице я постою в тени… «Нижнекамская правда», 2015 год, 11 сентября, № 67.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]