Фирзәр Мортазин
Фирзәр Мортазин | |
---|---|
Туган телдә исем | Фирзәр Солтан улы Мортазин |
Туган | 21 гыйнвар 1958 (65 яшь) Кайбыч, Буа районы, ![]() ![]() ![]() ![]() |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | композитор |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Татарстан халык артисты |
Фирзәр Солтан улы Мортазин (21 гыйнвар 1958, Кайбыч, Буа районы, ТАССР, РСФСР, СССР) — композитор, Татарстан халык артисты.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Танылган композитор һәм Татарстанның халык артисты Фирзәр Солтан улы Мортазин 1958 елның 21 гыйнварында Буа районы Кайбыч авылында туа. . Әнисе улының җырга сәләтен кечкенәдән үк сизеп ала. Шуңа күрә ул аны авылга килгән бер генә концерттан да калдырмый. Әле дә Фирзәр Илһам Шакировның һәм Әлфия Авзаловаларның авылларына килеп концерт куюларын сәгатьләр буе дулкынланып сөйли. «Урындыкны гармун итеп уйнап күп һәвәсләнеп йөрдем», - ди ул балачак хатирәләрен искә төшереп. Әтисе ана башта тальян гармун алып бирә. Фирзәр үзе дә кул кушырып утырмый. 10 яшьтән ат җигеп, кычыткан, яфрак, үлән ташып гармунга акча җыя. Шулай итеп хромка сатып алалар, озакламый баянын да юнәтәләр. Бик тиз уйнарга өйрәнә Фирзәр аларда. Ул авыл тормышының үзәгендә кайный башлый. Бер концерт та, бәйрәм кичәләр дә, клубтагы уеннар да, сабан туйлары Фирзәрсез узмый. Еллар үтә, менә авылдагы 8 еллык мәктәп тә тәмамлана һәм Фирзәр 1972 елда Лениногорскийдагы педучилещага барып керә. Әлеге училещадагы музыка факультеты аның күңеленә хуш килә. Фирзәрнең хыялында булган теләк – җырчы булу тормышка аша башлый. Тормыш катлаулы шул. Ул үзенең өермәләренә ияртеп әллә кайларга илтеп ташлый, бормалы юлларына урап адаштыра, мәшәкатьләре белән өзлектерә. Училищены тәмамлаган Фирзәр туган авылына кайтып клубта сәнгать җитәкчесе вазифаларын үти… 1976-1978 елларда мәктәптә җыр укытучысы булып эшли. Өйләнә. Тормыш агымы аны 1979 елда Буа шикәр заводы клубына алып килә. Тугыз ел буе анда сәнгать җитәкчесе була. Беренче гастрольләре Ганс Сәйфуллин җитәкчелегенә 1988 елның маенда Чаллы шәһәрендә башлана. Ул сынау формасында була, ләкин көтелмәгән уңыш китерә. Менә шуннан китә дә инде. Республика матбугатында күп бәхәсләр уяткан, музыка белгечләре тарафыннан тәнкыйтьләнгән һәм халык тарафыннан «Фирзәр үзебезнеке!», дип танылган җырчы һәм композитор сәнгатебезгә төкле аягы белән керә. Үзе уйный, үзе җырлый... барысы да үзенчә, Фирзәрчә. Җырлау осталыгы да камилләшә бара. Ул халык күңеленә ачкыч таба ала – аны гадилеге белән яулый. Казан артислары арасында Буа егетенең булуы – безнең өчен зур горурлык ул. Күпләр концерт тәмамлангач «Чын татар концерты булды», диешәләр. Дөрестән дә шулай. Баян моңына скрипка кылларының күңелләрне өздереп сайравы да кушылгач, залда зур тынлык урнаша. Авыл халкы Фирзәрне яратканга һәм хөрмәт иткәнгә күрә, аны депутат итеп сайладылар.
Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шушы уңышлары өчен 1988 елның 27 сентябрендә Казан нәшрият йорты тарафыннан почет грамотасы белән бүләкләнә.
Фирзәр Мортазин бик күп дипломнар иясе. 1992 елда Татарстан телевидениясе үткәргән «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» конкурсында җинеп чыккан «Сәлам әйтегезче, кошкайлар» җыры өчен, 1993 елда шул ук конкурста җинеп чыккан «Парлы балдаклар» җыры өчен бүләкләнә. 1996 елның 17 августында Буа районында татар милли мәдәнияты һәм сәнгатен үстерүдә күп көч куйганы өчен Буа район Советының почет грамотасы белән, 1996 елның декабрь аенда Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре хакимияте татар эстрада сәнгатен, халыкның милли рухын үстерүгә керткән зур хезмәте өчен Мактау грамотасы белән бүләкли.
Мәктәпләрдә җыр дәресләренә игътибар булмау, балаларга эстетик тәрбия бирүнең аксавына җаны әрнеп йөргән-йөргән дә бик зур изге эшкә алынган Фирзәр абый. Тырыша торгач 2000 елга сүзләре, ноталары бирелгән, 48 җырлы 3 кассета һәм караокедан торган «Мәктәп балалары өчен җырлар» дигән китап – комплект дөнья күргән. 2012 елда бу җырлар СД-дискларда чыгарылды.
2006 елдан башлап, җәй аенда Фирзәр абый үзенең авылдашларына олы бүләк ясый. Үзенең күршесе Вагапов Әсхать истәлегенә балалар сабан туе оештыра.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |
Мәкалә энциклопедик булмаган стильдә язылган яки татар теленең белешмә-энциклопедик нормаларына туры килмәгән эчтәлеккә ия. Мәкаләне Википедия стилистик тәртипләренә туры китерергә кирәк.
|
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?: {{Rq}} шаблоны дөрес кулланылмый. Кимендә бер параметрны языгыз. Әгәр барысы дә дөрес язылган булса, бу хата турында шаблонның бәхәслек битендә языгыз.
|