Фирзәт Галиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фирзәт Галиев latin yazuında])
Фирзәт Галиев
Туган 3 гыйнвар 1965(1965-01-03) (59 яшь)
Куергазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре актёр

Галиев Фирзәт Газиз улы (3 гыйнвар 1965 ел) — театр актеры, югары мәктәп укытучысы, радио һәм телетапшырулар алып баручы. 2004 елдан «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең «Даирә» иҗади берләшмәсе комментаторы. Башкортстан Республикасының халык артисты (2006) һәм Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты (1996).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фирзәт Газиз улы Галиев 1965 елның 3 гыйнварында Башкорт АССРның Мәләвез районы (хәзерге Башкортстан Республикасының Куергазы районы) Якшымбәт авылында туган.

1982 елда унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Уфа сәнгать институтына укырга керә. Актер һөнәренә мәхәббәт уятучы, тәүге осталык дәресләре бирүче укытучысы, курс җитәкчесе Фәрдүнә Касыйм кызы Касыймова була.

Икенче курсны тәмамлауга, хәрби хезмәткә чакырыла. Ярты ел Мәскәү өлкәсендә, ел ярым Белоруссиядә ил алдындагы бурычын үти.

Кайткач, укуын Габдулла Габдрахман улы Гыйләҗев курсында дәвам итә.

Биюдән дәресләрне Тамара Шаһит кызы Ходайбирдина классында ала. Сәхнә теленнән дәресләрне Илшат Хәлил улы Йомагулов, Гөлли Арыслан кызы Мөбәрәкова укыта.

«Уңышның башында остазлар тора. Үз эшен белгән искиткеч күркәм шәхесләр, акыллы педагоглар Фәрдүнә Касыймова, Илшат Йомагулов, Тамара Ходайбирдина, Габдулла Гыйләҗев, Гөлли Мөбәрәкова, Фатих Иксанов һәм башкалар үз канатлары астына алып, сәхнәгә чыгарды, аякка бастырды»-дип олы хөрмәт саклый күңелендә Фирзәт Газиз улы укытучылары турында.

Хезмәт юлын 1989 елның 1 сентябрендә Милли яшьләр театрында башлый. Яшь тамашачылар театры ачылу уңае белән куелган «Кузый Күрпәч белән Баян Сылу" спектаклендә Кузый Күрпәч булып чыгыш ясый.

Күп тә үтми, талантлы актерга спектакльләрдә төп рольләрне ышанып тапшыралар. Театрдагы тәүге эше «Идүкәй белән Морадым» (Мөхәммәтша Бурангулов) спектаклендә Кадыйрбирде Шахзадә роле була.

Милли Яшьләр театры сәхнәсендә ун ел эшләү дәверендә тамашачылар күңеленә хуш килерлек, истә калырлык бик күп нәфис образлар тудыра.

Мостай Кәримнең «Салават, «Өн аралаш җиде төш» спектаклендә Баеш тарханның ролен башкара. Бу роль өчен 1997 елда Шәехзадә Бабич премиясенә лаек була.

Башкорт дәүләт академия драма театрына күчкәч, шушы ук спектакльдә (Илдар Гыйләҗев куя) Баеш тарханның улы Илешне уйный.

Флорид Бүләковның "Мәхәббәт реестры"нда Үлем фәрештәсе роле өчен халыкара фестивальдә махсус призга лаек була.

1998 елдан алып «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар студиясенә диктор булып эшкә килә.

2000 елдан Башкорт дәүләт филармониясенең директор урынбасары итеп тәгаенләнә.

2001 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына чакыралар.

2004 елдан — Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе «Даирә» иҗади берләшмәсе комментаторы.

Бер үк вакытта укытучысы Габдулла Гыйләҗев чакыруы буенча сәнгать институтында дәресләр алып бара.

Сәхнә теле буенча курста Гөлдәр Ишкуатова, Гөлшат Гайсина, Фирүзә Аллаярова, Ишбулат Исәнбаев белем ала.

Фирзәт Газиз улыннан сүз, тел кадерен белергә өйрәнә. Дикция өстендә эшләү, тавыш кую серләренә төшенә.

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • М. Бурангуловның «Идүкәй белән Морадым» спектаклендә — Кадыйрбирде Шахзадә.
  • К. Г. Миңнуллинның «Авыл эте Акбай», «Акбай ник күңелсез?» музыкаль комедиясендә — Акбай.
  • «Кузый Күрпәч белән Баян Сылу» спектаклендә — Кузыйкүрпәс.
  • Илшат Йомагуловның «Буш бишек» комедиясендә — Тимер.
  • Мостай Кәримнең «Салават. Өн аралаш җиде төш» спектаклендә — Баеш тархан.
  • С. Р. Суринаның «Алтын балта»сында — Ярымтык.
  • Т. Миңнуллинның «Җен алыштырган» спектаклендә — Җен.
  • Ф. Бүләков «Мәхәббәт реестры»нда — Үлем фәрештәсе.
  • И. Х. Йомагулов пьесасы буенча «Нәркәс» спектаклендә — Йәнозак. .
  • Р. Солтангәрәеваның «Акбулатка атлан, башкортым!» тамашасында — Аллаһы Тәгалә
  • Жорж Р. Шартның «Минем хатынымның исеме Морис»ында — Жорж

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актёр, «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясе программаларын алып баручы диктор, төрле чараларның алыштыргысыз алып баручысы, тележурналист.

Дәүләт концертлары белән Төркиядә, Кемерово өлкәсендә чыгыш ясый, фильмнарда уйный, тапшыруларда катнаша.

Телевидениедәге тәүге чыгышы 1983 елда балалар өчен була. Мәгафүр Хисмәтуллинның хатыны Сөембикә апа тапшыруларында әкиятләр укый. Фирзәт Газиз улын бу тапшыруда әкияттә уйнарга чакыра.

Актёр нәфис әкият персонажлары образларын тудыра: Акбай («Авыл эте Акбай», «Акбай ник күңелсез?»; икесе дә — Т.Миңнуллин); Ярымтык («Алтын балта», С. Р. Сурина; бөтенесе дә — Милли Яшьләр театрында).

Тыр-тыр ролен Гөлназ Колсарина тудыра. Тәүге ният буенча ул бер тапкыр уйнала торган герой була.

Бу — һәр нәрсәгә өлгерә, кысыла торган һәм үз фикере булган эчкерсез герой балаларның күңеленә хуш килә.

Фирзәт Газиз улы «Бишек» тапшыруында 17 ел буе Тыр-тыр роле белән нәниләргә тыныч йокы тели.

Телефильмнарда рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Журналист («Мадам Баттерфляй», 1991).
  • Тыр-тыр («Тубырса һәм Сырлыкай». 2000).
  • Зәки Вәлиди («Янчык». 2002) һәм башкалар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]