Фиркат Мәхмүтов
Күренеш
| Фиркат Мәхмүтов | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Фиркат Абделхак улы Мәхмүтов |
| Туган | 27 июль 1937 Яңа Кәкерле, Чүпрәле районы, |
| Үлгән | 22 ноябрь 1998 (61 яшь) Новочебоксарск, Чуашстан, |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | СССР |
| Бүләк һәм премияләре | |
Мәхмүтов Фиркат Абделхак улы (27.7.1937, ТАССР, Чүпрәле районы, Яңа Кәкерле авылы - 22.11.1998, Чуаш Республикасы, Новочебоксарск шәһәре) —төзүче, Россия Федерациясенең (1992), Чуаш Республикасының (1980) атказанган төзүчесе.
Яңа Кәкерле җидеелык мәктәбен (1952), Канаш (Чуаш АССР) төзелеш техникумын тәмамлаган. 1962 елдан Чуваш Республикасы «Спецстроймеханизация» трестының 3 номерлы Механикалаштыру идарәсендә (хәзер СУ-5 ОАО «Дорисс»): бетончылар бригадиры (1962-69), юл эшләре бригадасы бригадиры (1969-98). Чуваш Республикасы "Химпром" җитештерү берләшмәсе объектларын төзүдә катнашкан. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.