Флера Андреева
Флера Андреева | |
---|---|
Туган телдә исем | Флера Ивановна Андреева |
Туган | 23 декабрь 1955 СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Киҗел районы, Киҗел |
Үлгән | 15 август 2025 (69 яшь) РФ, ТР, Яр Чаллы |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | вице-мэр |
Бүләк һәм премияләре |
Флера Андреева, Флера Иван кызы Андреева (Флера Ивановна Андреева, 1955 елның 23 декабре, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Кизел ― 2024 елның 15 августы, РФ, ТР, Яр Чаллы) ― хуҗалык, фирка һәм һөнәри берлек эшлеклесе, 2010―2020 елларда Яр Чаллы башлыгы урынбасары. Икътисад фәннәре кандидаты (2008). Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы (2005), Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы (2020)
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1955 елның 23 декабрендә Молотов (1957 елдан Пермь) өлкәсе (2005 елдан Пермь крае Кизел шәһәр округы) Кизел шәһәрендә туган. Бертуганы Альберт[1]. «Шәһәрләрнең һәм авыл хуҗалыгының сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итү» белгечлеге буенча Ленин орденлы Мәскәү энергетика институтын[d] (1979), Сарытау югары партия мәктәбен (1991 елдан П. А. Столыпин исемендәге Идел буе идарә институты (филиал[d]), 1990), «икътисад һәм җитештерү идарәсе» белгечлеге буенча Удмурт дәүләт университетын (1995) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1979―1983 елларда: Яр Чаллыда махсус конструкторлык-технологик бюро инженер-конструкторы.
1983―1985 елларда: транспорт электр җиһазлары заводының профком рәисе урынбасары.
1985―1990 елларда: КПССның Яр Чаллы шәһәр комитетында инструктор, партия комиссиясе рәисе.
1990―1992 елларда: Яр Чаллы шәһәр Советы башкарма комитетының кооперативлар белән эшләү бүлеге башлыгы.
1992―1994 елларда: Яр Чаллы мэриясенең теркәү үзәге директоры.
1994―1995 елларда: вице-мэр, Чаллыда коммуналь мөлкәт белән идарә итү комитеты рәисе в.б.
1995–1998 елларда: эшмәкәрлекне үстерү, мәгълүмат, җәмәгатьчелек белән элемтә, социаль мәсьәләләр буенча вице-мэр.
1998―2001 елларда: шәһәр администрациясе башлыгы урынбасары, коммуналь мөлкәт белән идарә итү комитеты рәисе.
2001―2004 елларда: «КАМАЗ» ААҖ генераль директорының корпоратив стратегия буенча урынбасары ярдәмчесе.
2004―2005 елларда: шәһәр администрациясе башлыгы урынбасары, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Яр Чаллы буенча идарәсе башлыгы.
2006―2009 елларда: Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы.
2009―2010 елларда: Яр Чаллы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе.
2010―2020 елларда: даими нигездә Яр Чаллы башлыгы урынбасары.
2014 елдан: шәһәр мэры вазыйфаларын башкаруга вәкаләтле Яр Чаллы башлыгы урынбасары.
2023―2024 елларда: «КАМАЗ» ГАҖ профкомы рәисенең оештыру һәм кадрлар эше буенча урынбасары[2].
2024 елның августында Чаллыда, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (рус. БСМП) каты авырудан соң 69 яшендә вафат[3]. Хушлашу Чаллының «Тәүбә» мәчете янында узган. ГЭС бистәсендәге Е. Батенчук (элеккеге Студентлар) урамындагы ябылган зиратта җирләнгән[4].
Бүләкләре, мактулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2001 ― ТР дәүләт мөлкәте белән идарә итү буенча дәүләт комитетының Мактау грамотасы
- 2002 ― ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Мактау грамотасы
- 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2005 ― Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы
- 2010 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале
- 2020 ― Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы һ.б.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Ксения Баринова. «В душе я ее называл Маргарет Тэтчер Челнов»: как автоград простился с Флерой Андреевой. Бизнес-Онлайн, 16.08.2024(рус.)
- ↑ Андреева Флера Ивановна. «Профсоюз ПАО «КАМАЗ»
- ↑ Скончалась бывшая замглавы Челнов Флера Андреева. Татар-информ, 15.08.2024
- ↑ Флеру Андрееву похоронят на Студенческом кладбище в поселке ГЭС. chelny-biz, 16.08.2024
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 23 декабрь көнне туганнар
- 1955 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Киҗел районында туганнар
- 15 август көнне вафатлар
- 2025 елда вафатлар
- Чаллыда вафатлар
- Мәскәү энергетика институтын тәмамлаучылар
- Удмурт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаучылар
- Икътисад фәннәре кандидатлары
- Татарстанның атказанган икътисадчылары
- Яр Чаллының шәрәфле ватандашлары
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр