Флера Зыятдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Флера Зыятдинова latin yazuında])
Флера Зыятдинова
Туган 18 февраль 1947(1947-02-18)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 1 март 2011(2011-03-01) (64 яшь)
Казан, Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты, социолог
Гыйльми дәрәҗә: иҗтимагыять фәннәре дуктыры[d]

Флюра Газиз кызы Зыятдинова (1947 елның 18 феврале, Казан, ССРБ2011 елның 1 марты) — дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. Дәүләт Думасының өченче чакырылыш депутаты, «Россия төбәкләре» депутатлар төркеме әгъзасы, Халыкара эшләр буенча комитет рәисе урынбасары.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Флюра Зыятдинова 1947 елның 18 февралендә Казанда туа[1].

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан шәһәренең 1 нче номерлы Автотранспорт предприятиесендә эшли башлый, диспетчер булып эшли, соңрак икътисадчы булып эшли. Бер үк вакытта университетта югары белем ала.

Казан дәүләт университетының кичке бүлегендә укуын тәмамлый һәм югары белем алуы турында диплом ала. Соңрак социология буенча докторлык диссертациясен яклый. Социология фәннәре докторы.

1982—1983 елларда Советлар Берлеге коммунистик фиркасенең Түбән Кама шәһәр комитеты секретаре булып эшли. 1983 елда КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре итеп билгеләнә. Анда 1988 елга кадәр эшли.

1988 елдан 1992 елга кадәр укытучыларны камилләштерү институтында кафедра мөдире.

1992 елдан бирле биш ел дәвамында Татарстан Республикасының тышкы икътисадый элемтәләр министры урынбасары булып эшли. 1997 елда Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары — дәүләт беркетмәсе идарәсе башлыгы вазыйфасына билгеләнә[2].

1999 елның декабрендә өченче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауында 25 нче Түбән Кама сайлау округы буенча депутат итеп сайлана. Дәүләт Думасында Халыкара эшләр буенча Комитет рәисе урынбасары вазыйфасын башкара. «Россия төбәкләре» депутатлар төркеме әгъзасы. Вәкаләтләре 2003 елда тәмамлана[3].

2004 елда Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда җиңү яулый һәм депутат була. Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары вазыйфасында эшли[4]. Татарстанда җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертә[5].

Гомеренең соңгы елларында Казан дәүләт финанс-икътисад институтында эшли. Философия һәм социология кафедрасы мөдире була, Россия Федерациясендә мәгарифне үстерү тенденцияләрен өйрәнү буенча фәнни юнәлешне эшләүгә җитәкчелек итә[6].

Профессор, Россия социаль фәннәр академиясе әгъзасы, социология, мәгариф һәм фән өлкәсендә белгеч.

Кияүдә булган. Тормыш иптәше — Ренат Хәсән улы, Казан технология университеты доценты.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Зиятдинова Флюра Газизовна. www.gosduma.net. 2020-04-25 тикшерелгән.(үле сылтама)
  2. Зиятдинова Флюра Газизовна - актуальная биография. runetbook.ru. 2020-04-25 тикшерелгән.
  3. Флюра Зиятдинов - биография и семья. facecollection.ru. 2020-04-25 тикшерелгән.
  4. ЗИЯТДИНОВА Флюра Газизовна :: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы - рәсми сайт. tat.gossov.tatarstan.ru. әлеге чыганактан 2021-04-20 архивланды. 2020-04-25 тикшерелгән.
  5. ЗИЯТДИНОВА Флюра Газизовна :: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы - рәсми сайт. tat.gossov.tatarstan.ru. әлеге чыганактан 2021-04-20 архивланды. 2020-04-25 тикшерелгән.
  6. Скончалась Флюра Зиятдинова. www.tatar-inform.ru. 2020-04-25 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 3 нче чакырылыш депутатлары (2004-2009)