Флора Корбанаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Флора Корбанаева latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
Туу урыны БАССР
Һөнәр төре табиб
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Академик дәрәҗә медицина фәннәре докторы[d]
Бүләкләр

Корбанаева Флора Шәйхи кызы (30 ноябрь 1928 ел) — галим-табиб-офтальмолог. 1956-1994 елларда Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре, шул исәптән 1971-1990 елларда директорның фән буенча урынбасары. Медицина фәннәре докторы (1977). Башкорт АССР-ының атказанган табибы (1977) һәм сәламәтлек саклау отличнигы (1965). «Мактау Билгесе» ордены кавалеры (1966).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Флора Шәйхи кызы Корбанаева 1928 елның 30 ноябрендә Башкорт АССРы Җылаер кантоны Күгәрчен авылында туган.

Әнисе — РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы Корбанаева Хәлимә Абдулла кызы (Биишева Зәйнәб Абдулла кызының апасы).

1950 елда Башкорт дәүләт медицина институтын белем ала һәм хезмәткәрлеге Йомагужа урын дәваханасында башлый.

1952 елдан алып Өфенең 17‑се балалар клиник дәваханәсендә эшли.

1953 елдан Владивосток шәһәрендә Тын океан флоты поликлиникасында хезмәт итә.

1956 елда Уфа күз авырулары гыйльми тикшеренү институтына эшкә күчә: 1964 елдан — бүлек җитәкчесе, 1966 елдан — гыйльми катиб, 1971-1990 елларда директорның фән буенча урынбасары.

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елларга чаклы республикада трахома авыруы киң таралган була. Сугыштан соңгы чорда (1945-1965) Уфа күз авырулары гыйльми тикшеренү институты трахоманы искәртү һәм дәвалау буенча оештыру-методика үзәгенә әверелә. Бу эшләр табиб-офтальмолог, медицина фәннәре докторы, профессор Кодаяров Габдулла Хәбир улы җитәкчелегендә бара. 1960 нчы елларда бу йогышлы авыру тулысынча бетерелә. Бу эшкә зур өлеш кертүчеләр арасында Флора Корбанаева да була[1].

Фәнни хезмәтләре трахома патогенезын, клиникасын өйрәнүгә һәм иртә диагностикалауга багышланган, ул трахома элемтәләрен һәм өзлегүләрне хирургик дәвалау ысулларын, катаракта, глаукома, күзнең вируслы авыруларын хирургик дәвалау мәсьәләләрен өйрәнә һәм сүрәтли. 100‑дән артык фәнни хезмәт авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт АССРының сәламәтлек саклау отличнигы (1965)
  • «Мактау Билгесе» ордены (1966).
  • Башкорт АССРының атказанган табибы (1977)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Об институте 2022 елның 8 апрель көнендә архивланган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ҡорбанаева Флора Шәйхи ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 24 декабрь 2020)