Флора Әхмәтова-Урманче
Флора Әхмәтова-Урманче | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманче |
Туган | 1935 Күкрәнде авылы, Тубыл районы |
Үлгән | 21 октябрь 2007 РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Прафисыр Мөхәммәтъяров урамы[d], Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | галим, тәрҗемәче |
Бүләк һәм мөкәфәтләре | ![]() |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] |
Флора ханым Әхмәтова 1935 елда ерак Себернең Тубыл районына керүче Күкрәнде авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә.
Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Күкрәнде авылыныда, зыялы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе ягыннан бабасы Туктабай – мулла. Әтисе Габделваһаб күпмедер вакыт урыс мәктәбендә белем алган. Белемен Троицк шәһәрендә, 1915 елда ирләр өчен ачылган педагогик училищеда (дарелмөгаллиминдә) дәвам иткән. Габделваһаб ике тапкыр өйләнгән. Ике хатыннан унбер бала туган. Флора икенче хатыны Әтнәбикәдән туган. Тик аңа әти-әни тәрбиясендә үсәргә язмаган, биш яшь тулганда - әнисе, сигез яше тулганда әтисе вафат булган.
6 сыйныф кына тәмамлаган килеш Флора, 16 яшьлек абыйсына ияреп, җәһәннәм читенә, Об елгасы тамагына урнашкан, гомер-гомергә “мәхбүсләр каласы” дип тамгаланган Лабытнанги шәһәрчегенә китә. Әдиб абыйсы яңа гына Тубыл татар педагогия училищесын тәмамлаган. Сеңлесен үзе белән алып китеп, мәктәпкә урнаштырган.
Әмма Флорага урыс мәктәбендә җиденче сыйныфны дәвам итү бик кыенга туры килә. Авылга кайта, башта 7 сыйныфны, аннан соң Тубыл татар педагогия училищесын тәмамлый. Соңрак Төмән педагогика институтында укый. Аннары үзе сорап, Ханты-Манси җирләренә барып, мәктәпләрендә балалар укыта.[2]
Себердә Әхмәтовлар гаиләсе булачак академик Диләрә Тумашева белән аралашып яши. Шушы хәл Флораның Казанга укырга килүендә хәлиткеч роль уйный. Кандидатлык диссертациясен яклагач, Ф.Әхмәтова Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында халык иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнә башлый. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган 12 томлык “Татар халык иҗаты” җыелмасында ул “Дастаннар” һәм “Бәетләр” томнары белән катнашты. Халык эпосы буенча соңрак та ике җитди тыентык әзерләп бастырды. Ул уннан артык китап, 300гә якын фәнни һәм популяр мәкаләләр авторы.
Атаклы рәссам Бакый Урманченың җәмәгате буларак, Флора ханымга сәнгать дөньясы да якыннан таныш. Флора тәрҗемәче һәм текстолог буларак та актив эш алып бара. Ул, иске әлифбадан хәзергегә күчереп, “Дәүре галәме”н һәм “Тәрҗемәи хәл”не (Рәшит казый Ибраһим), “Идегәй”не (Нигъмәт Хәким) матбугатта чыгарды.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ленар Җамалетдин. Себер кызы - милләтебез күрке. «Мәйдан», 2005 ел, 9 нчы сан.