Флюра Бикмурзина
Флюра Бикмурзина | |
---|---|
Туган телдә исем | Флура Габдрахман кызы Бикмурзина |
Туган | 1 июль 1939 СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Иске Салман |
Үлгән | 23 октябрь 2023 (84 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | режиссер |
Җефет | Илдар |
Балалар | Ленар, Тимур |
Бүләк һәм премияләре |
Флюра Бикмурзина, Флюра (Флура[1]) Габдрахман (Гаптрахман[1]) кызы Бикмурзина (1939 елның 1 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Иске Салман ― 2023 елның 23 октябре, РФ, ТР, Казан) — актер, телевизия режиссеры, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990), ТРның халык артисты (1993). 1959-1961 елдан ТДАТта; 1961 елдан «Татарстан» ДТРКсында: режиссер ярдәмчесе, режиссер, дирекция режиссеры); бер үк вакытта (1964-1965) «Бергәләп җырлыйк» балалар тапшыруы алып баручысы. «Кеше һәм закон», «Сезнең позициягез», «Пропагандист һәм вакыт» тапшыруларның куючы режиссеры.[2]
Тарихта эзле шәхес. Флера Абдрахмановна мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш режиссёры, ә мин директоры идем. Ул минем эшемдә генә түгел, шәхси тормышымда да киңәшчем булды. Бер булып эшләдек. Сәяси һәм икътисадый темаларга нинди генә пионер тапшырулар әзерләмәдек. «Атна», «Ислах», «Кыйбла», «Дөнья һәм без» һ.б.лар. Алар югары рейтинглы, тамашачы яраткан тапшырулар булды. Бу уңыш Флера ханым белән генә мөмкин булгандыр. Чөнки үткен, кемгәдер ошамаган фикерләр яңгырый, эзәрлекләүләр дә булды. Флера ханым гел янәшә иде. Кызганыч, ТВ икегә аерылганда аны кактылар, ул сатулашып йөрмәде, ТНВга күчмәде[3][1] |
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Илдар (2023 елда вафат[1]) һәм Флюра Бикмурзиннарның ике уллары ― Ленар һәм Тимур бар. Тимур Бикмурзин ― ТНВ телеканалының «7 дней» тапшыруы журналисты [4].
Вафаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2023 елның 23 октябрендә инсульт сәбәпле вафат булган. Казанның Самосырово зиратында җирләнгән[1]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 «Телевидениегә нигез салучыларның берсе – Флера Бикмурзинаның вафатын белми дә калдык». Интертат, 23.10.2023
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В
- ↑ Илфат Фәйзрахманов. Телевидение легендасы китте. «Безнең гәҗит», 24.10.2023
- ↑ Тимур Бикмурзин. Лица телеканала
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бикмурзина Флюра Габдрахмановна. Татарская энциклопедия TATARICA
- Рәмис Латыйпов. «Телевидениегә нигез салучыларның берсе – Флера Бикмурзинаның вафатын белми дә калдык». Интертат, 23.10.2023