Флүрә Азнабаева
Флүрә Азнабаева | |
---|---|
Туган | 29 март 1937 (86 яшь) Аргаяш районы, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | галим |
Бүләк һәм премияләре | Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (1993). |
Гыйльми дәрәҗә: | педагогия фәннәре кандидаты |
Флүрә Азнабаева (29 март 1937 ел) — педагог-методист, педагогия фәннәре кандидаты (1988).
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Флүрә Фәтхи кызы Азнабаева 1937 елның 29 мартында Чиләбе өлкәсе Сосновка районы Туктыбай авылында туган.
1961 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.
1961-1962 елларда Белоретның 1 нче урта мәктәбендә укыта.
1962 елдан алып «Башкортстан укытучысы» журналы хезмәткәре, «Русский язык в башкирской школе» журналының җаваплы секретаре.
1986 елдан башлап Рәсәй Федерациясенең Милли мәгариф проблемалары институтының Башкортстан филиалында өлкән гыйльми хезмәткәр, 1993 елдан — мөдир, бер үк вакытта 1999-2006 елларда Башкортстан мәгариф үстерү институты укытучысы.
Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Фәнни тикшеренүләре башкорт мәктәпләренең башлангыч классларында рус телен укытуның яңа технологияләренә, үстерешле белем бирү проблемаларына багышланган. 70 тән артык фәнни һәм укыту-методик хезмәт, шул исәптән башкорт мәктәпләренең башлангыч класслары өчен рус теле дәреслекләре авторы.
Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Русский язык: учеб. для 1 класса башкир.шк. — Уфа, 2000;
- Русский язык: учеб. для 4 класса башкир. шк. — Уфа, 2000;
- Русский язык; учеб. для 3 класса башкир. шк. по системе развивающего обучения Д. Б. Эльконин — В. В. Давыдова. — Уфа, 2009 (автор.).
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (1993).
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Азнабаева Флүрә Фәтхи кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.