Флера Зыятдинова
Флера Зыятдинова | |
---|---|
Туган телдә исем | Флера Газиз кызы Зыятдинова |
Туган | 18 февраль 1947 Казан, Татарстан |
Үлгән | 1 март 2011 (64 яшь) Мәскәү, Русия |
Яшәгән урын | Япиев урамы, Казан[1] Мичурин проспекты[d], Мәскәү[2] |
Милләт | татар |
Һөнәре | сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог |
Флера Газиз кызы Зыятдинова — сәясәтче, Татарстан Дәүләт шурасы һәм Русия Дәүләт думасының депутаты, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим, профессор, Казан дәүләт финанс-икътисад институтының фәлсәфә һәм социология кафедрасы мөдирәсе.
Ул 1947 елда Казанда туа. Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлагап, ул ВЛКСМның Казан шәһәре Ленин районы комитеты сәркатибе, инструктор, пропаганда бүлеге мөдире, КПССның Түбән Кама һәм Казан шәһәрләре комитеты сәркатибе булып эшли.
1999 елда Флера Зыятдинова Русия Дәүләт Думасына депутат булып сайлана. Шушы эшендә ул халыкара мөнәсәбәтләр комитетының рәис урынбасары булып эшли. Социаль сәясәт проблемалары, мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармакларында актив эш алып бара.
2004 елда исә ул Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булып сайлана. Республикада җирле үзидарәнең үсешенә үзеннән зур өлеш кертә.
Флера Зыятдинова операциядән соң, 2011 елның 1 мартында Мәскәү шәһәрендә вафат була.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Федераль Мәҗлестә Татарстан вәкилләре | |||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Дәүләт Думасы депутатлары ![]() ![]() |
| ||||||||||||||
Федерация шурасы әгъзалары![]() ![]() |
|
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|