Флүрә Мәгафурова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Флүрә Мәгафурова latin yazuında])
Флүрә Мәгафурова
Туган 8 август 1952(1952-08-08) (71 яшь)
Бурлы, Гафури районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре силиксәнир
Эш бирүче Башкирский научно-исследовательский институт сельского хозяйства[d]

Флүрә Мәгафурова (8 август 1952 ел) — галим-селекционер, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (2006).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгафурова Флүрә Фаат кызы 1952 елның 8 августында БАССРның Гафури районы Бурлы авылында туган. Туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт университетына укырга керә, 1975 елда тәмамлый.

1972-1976 елларда Әбҗәлил районының Баем урта мәктәбендә эшли.

1976 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтында (НИИСХ) эшли. 1999 елда өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли, 2012 елдан лаборатория мөдире вазифаларын башкара.

2006 елда Башкорт дәүләт аграр университетында «авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[1]. Фәнни тикшеренүләре Башкортстанның Урал алды далаларында минераль ашламалар тәэсирендә карабодай һәм тары культураларын формалаштыруга багышланган.

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлеге ярма культуралары селекциясенә багышланган. Мәгафурова тарафыннан карабодайның "Агидель", "Башкирская красностебельная", "Илишевская", "Инзерская", "Светлана", "Уфимская" сортлары чыгарыла, Башкортстанда ярма культураларын үстерү буенча тәкъдимнәр ясала.

Мәгафурова Флүрә Фаат кызы 20дән артык фәнни хезмәт һәм 8 уйлап табу авторы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгафурова Флүрә Фаат кызы // Башкорт энциклопедияһы — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.