Флүрә Ногыманова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Флүрә Ногыманова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Флүрә Ногыманова
Туган 18 август 1936(1936-08-18) (84 яшь)
Кырмыскалы районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы, мөгаллим

Ногыманова Флүрә Галимҗан кызы (18 февраль 1936 ел18 февраль 2021 ел) — җырчы (меццо-сопрано), югары мәктәп укытучысы. БАССРның халык (1991), БАССРның атказанган (1980) артисты. Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (1976).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Флүрә Галимҗан кызы Ногыманова 1936 елның 18 февралендә БАССРның Кырмыскалы районы Күлләр авылында туган. Районның борынгы авылында көн күргән Ногомановлар гаиләсе җыр-моңга маһир гаилә була. Күмәк балалы гаиләдә «Тәфтиләү», «Каһым түрә», «Җиз бүртә», «Сакмар», «Гилмияза» җырларын тыңлап-ишетеп үсә Флүрә. Сугыштан соңгы чорга тура килгән үсмер бала Флүрә дә җырларга ярата. Биюгә дә ул оста була, Стәрлетамактагы мәдәни-мәгрифәт училищесы сәхнәсендә сабакташы Фәнзил Сөләйманов белән «Дуслык» биюен башкара, хәтта Фәйзи Гаскәров аны кире рәвештә ансамбленә чакыра. Әммә җырга сөю өстенлек ала[1].

Флүрә Ногманова Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Гомер буе зур хөрмәт белән бик таләпчән укытучысы Миләүшә Гали кызы Мортазинаны искә ала, балаларда табигатьтән тбирелгән тавышны, моңлы бозмаенча тышка чыгару өчен аның намуслы һәм фидакәрь хезмәтен зур бәяли. Үзе дә укытучысыннан үрнәк алып, яшь җырчыларны әзерләгәндә бу алымнардан тайпылмаска тырыша, укучыларын үз балалары кебек якын күреп, һәрвакыт ярдәм кулын суза[1].

Аннары Казан консерваториясендә белем ала (1967 елда тәмамлый; Н. Н. Лучинина классында була), 1972 елга кадәр һәм 1983-2011 елларда Уфа сәнгать училищесында укыта, 1972-1983 елларда — Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты.

Киң диапазонлы көчле тавышка ия, башкару манерасы хис-җанлы булуы белән аерылып тора.

Төп партияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марта («Фауст», Ш.Гуно), Ана («Биржан һәм Сара», М. К.Тулебаев), Лаура («Иоланта»), Полина («Пики дамасы»; икәсе дә — П. И. Чайковский) һәм башкалар.

Милли спектаклләрдә үзенчәлекле, төрле характерлы образлар иҗат итә: Гөлмәрия («Агыйдел дулкыннары»; дебют, башлангыч башкаручы, 1972), Яланбикә («Давыл»), Шәмсия («Кодача», З.Г.Исмәгыйлев), Куйсылу, Карачәч («Урал илчеләре»), Көнбикә («Салават Юлаев»). Концерт репертуарында халык җырлары («Йөгерек су», «Ашказар», «Гайса ахун», «Гилмияза», «Ильяс», «Хисам», «Элмәлек»), татар һәм башкорт композиторлары әсәрләре була. ССРБ-ның халык артисты К. А. Миклашкина белән чыгыш ясый. Ленинградта БАССР мәдәнияте көннәрендә катнаша (1969). ССРБ буйлап гастрольләрдә була.

Аның укучылары арасында билгеле җырчылар — Башкортстанның халык артисты — Ф.Ә. Килдеярова, Й. Ә. Әбделмәнов, Башкортстанның атказанган артисты Р. Р. Әминева, Л. Г. Әхмәтҗанова һәм башкаларбар.

Флүрә Ногыманова үзенең туган көнендә — 2021 елның 18 февралендә Уфада вафат була[2].

Өстәмә мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Җырчының ире — Габитов Фәрит Фатих улы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе[3].
  • Кызы Шәүрә, Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжының пианист-концертмейстеры.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]